Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бик күңелле һәм бай булды бәйрәм ярминкәсе. (ФОТО)

Ярминкә бер уйласаң, төрле кирәк-яракны сату һәм алу өчен оештырылган шул ук сәүдә базары инде ул. Әмма аның рухы бөтенләй башка! Ярминкә буласын ишетеп, базарны-кибетне бар дип тә белмәгән кеше дә урыныннан куба, мәйданга ашыга. Чөнки ярминкә кәефләрне күтәреп җибәрә торган бәйрәм дә, аралашу урыны да әле ул. -Әй кызым,...

Ярминкә бер уйласаң, төрле кирәк-яракны сату һәм алу өчен оештырылган шул ук сәүдә базары инде ул. Әмма аның рухы бөтенләй башка! Ярминкә буласын ишетеп, базарны-кибетне бар дип тә белмәгән кеше дә урыныннан куба, мәйданга ашыга. Чөнки ярминкә кәефләрне күтәреп җибәрә торган бәйрәм дә, аралашу урыны да әле ул.

-Әй кызым, ярминктләр бик кирәк ул, әле атна саен оештырсыннар иде. Менә миңа 91 яшь тулды инде, алай да яратам шул ярминкәләрне. Коймак алдым, үзем дә бер-ике дистә йомырка алып төштем әле, бәлки, берәрсе кирәксене. Тавыкларым кырлый-кырлый сала йомырканы, үзебезгә генә ул кадәр кирәкми бит,-дип исемне китәрде Зәлифә апа Фәттахова. Әбекәйнең кәефе әйбәт, кеше арасында күңелле иде бугай аңа. Һәрхәлдә ачык йөзле, бит алмалары салкында алланып киткән Зәлифә апага 91 яшьне беркем дә бирмәс иде.

Ярминкә шунысы белән яхшы да- монда теләгән һәркем һич тартынмый-оялмый үзендә булганы белән сату итә ала. Чуаш Кичүе мәктәбе исеменнән әзерләнгән өстәлдә алсу, кызыл җепләрдән бәйләнгән искиткеч матур розалар күреп, шунда тукталдым. 8 Март алды булгач, чәчәкләр шулкадәр дә урынлы иде бу өстәлдә. Аларны тәкъдим итеп торучы Әлмирә Шәкүрова үзе бәйләгән икән. Юлның икенче ягында Иске Тахтала мәктәбе өстәлендә дә кул эшләре күп, аларны директорлары Ирина Ферапонтова мактап тора.

Ярминкәдә ит-сөт ризыкларының җаныңа теләгәнен сайларга була иде. Алпар авыл җирлегеннән Фәрит белән Рәфис Әсәдуллин гаилә фермалары каймак, сөт, катык алып килгән. Төгәлбәйдән Гәрәевлар һәрвакыттагыча ит саталар. Ә Иске Чаллыдан Сафиуллина Ландыш белән Хаҗипов Хамис каз түшкәләре, сөт, тозлы кыяр, каймак бал белән килгәннәр ярминкәгә, товарларының күп өлешен тиз арада сатып та бетергәннәр.

Мондый чараларны оештыруда мәктәпләр дә актив катнаша. Татар Борнае мәктәбе кече фермасында сыер, тавыклар асрый икән, ярминкәгә дә сөт, йомырка, үзләре пешергән гөбәдия, җәен җыйган мунча себеокесе алып килгәннәр. Борискино мәктәбе лаборанты Олеся Ямушкина тозлы гөмбә, сөт, тозлаган дуңгыз мае ишеләрне сатып тора. Базарлы Матак мәктәбе дә шунда ук…

Ә менә "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы ярминкәгә 3 тонна бәрәңге, 200 кг кишер китергәннәр. Тяминов Артур әйтүенчә, бәрәңге бик әйбәт саклана, аны рәхәтләнеп саталар, Казан ашханәләренә дә илтәләр икән.

-Орлыклык бәрәңге дә алып килгән идек тә, иртәрәк ахры, алучы күренми. Бераздан сорап үк килә башларлар, билгеле, анда инде үзебездән артмаячак,- ди егет.

Ярминкәдә печән, бодай, арпа кебек терлек, кош-корт азыгы да җитәрлек булды. Ә Карга клубы хезмәткәрләре Гөлчирә Хәсәншина, Айсылу Кәримова, Флера Яхина теләгән һәркемне самовар чәе, кайнар коймак белән сыйладылар.

Бик күңелле һәм бай булды бәйрәм ярминкәсе. Табыннарны баетуга өлеш керткәннәре өчен оештыручыларга да, катнашучыларга да рәхмәт әйттеләр сатып алучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев