Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 16 март 2015 яңалыклары

    • 16 март 2015 - 15:09
      Филиппова Валерия икенче, Зинькова Катя өченче урынны яуладылар
      15 мартта Ульяновск шәһәрендә кекусин кан буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үткәрелде. Анда безнең кызлар да катнашты. Филиппова Валерия икенче, Зинькова Катя өченче урынны яуладылар.
      1800
      0
      0
    • 16 март 2015 - 14:24
      Ялган 5 мең сумын биреп калдырган
      www.yugopolis.ru/ "Россия почтасы"ның район үзәгендә урнашкан бүлекчәсе җитәкчеләрен билгесез берәү алдап киткән. Ул берничә конверт һәм "Спортлото" билеты сатып алган. Һәм моның өчен акча түләгән. Почта хезмәткәрләрен үзенең 5 мең сумлык биргәнлегенә ышандырган. Анысы 4893 сумны кайтарып биргән. Сатып алучы чыгып киткәч кенә алданганлыгын аңлаган ул. Җинаять кылучыны әле тапмаганнар....
      1136
      0
      0
    • 16 март 2015 - 13:14
      Базарлы Матакта берәү законсыз рәвештә чит кеше фатирына кергән
      Базарлы Матакта берәү законсыз рәвештә чит кеше фатирына керә. Район эчке эшләр бүлегендә аңа карата җинаять эше кузгатылган. Унбиш исерек йөртүче тоткарланган Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары әйтүенчә, ел башыннан бирле район юлларында машина белән исерек килеш идарә иткән 15 кеше тоткарланган. Бу күрсәткеч үткән елныкыннан бергә генә ким. Машина йөртүчеләрнең...
      948
      0
      0
    • 16 март 2015 - 12:12
      Республикада “Арсенал” оператив-кисәтү операциясе башланды
      www.tulapressa.ru 16-21 мартта республикада "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе үткәрелә. Бу чорда законсыз кулланыла торган утлы корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр әйләнештән алына. Шулай ук коралларны үз ирегең белән китереп бирергә дә була. Моның өчен акчалата бүләк бирү дә каралган.
      614
      0
      0
    • 16 март 2015 - 10:35
      Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Базарлы Матакта Геройлар паркын ачарга планлаштырыла
      4 мартта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабызда Парклар һәм скверлар елына старт бирде. Шулай итеп, быел Татарстан шәһәрләрендә, авылларда йөзләп яңа парклар төзеләчәк, скверлар ясалачак. Димәк, меңәрләгән төп агач-куаклар утыртылып, тормышыбызыны тагын да ямьлерәк итәчәк. Беренче карашка парк, сквер дигән ял зоналары булдыру авыл җире өчен актуаль мәсьәлә түгел. Иртәдән...
      909
      0
      0
    • 16 март 2015 - 10:13
      Яңа Салман авыл клубында күрше Иске Салман үзешчәннәре концерт куеп киткәннәр
      Узган ял көнендә Яңа Салман авыл клубында күрше Иске Салман үзешчәннәре концерт куеп киткәннәр. Тамашачыларга кызларның очып-очып биюләре, үзешчән җырчыларның оста итеп күңелгә ятышлы җырлар башкаруы бик охшаган.
      639
      0
      0
    • 16 март 2015 - 08:13
      Югары Колчуринодан Исаева Натальяның гаиләсендә дүртенчегә уллары туды
      Үткән атнада район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә бер кыз белән бер малай туган. Базарлы Матак кызчыгы гаиләсендә өченче бала. Ә менә Югары Колчуринодан Исаева Натальяның яңа туган улын гаиләсендә ике апасы белән абыйсы көтеп алачак.
      671
      0
      0
    Реклама