Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Базарлы Матакта Геройлар паркын ачарга планлаштырыла

4 мартта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабызда Парклар һәм скверлар елына старт бирде. Шулай итеп, быел Татарстан шәһәрләрендә, авылларда йөзләп яңа парклар төзеләчәк, скверлар ясалачак. Димәк, меңәрләгән төп агач-куаклар утыртылып, тормышыбызыны тагын да ямьлерәк итәчәк. Беренче карашка парк, сквер дигән ял зоналары булдыру авыл җире өчен актуаль мәсьәлә түгел. Иртәдән...

4 мартта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабызда Парклар һәм скверлар елына старт бирде. Шулай итеп, быел Татарстан шәһәрләрендә, авылларда йөзләп яңа парклар төзеләчәк, скверлар ясалачак. Димәк, меңәрләгән төп агач-куаклар утыртылып, тормышыбызыны тагын да ямьлерәк итәчәк.

Беренче карашка парк, сквер дигән ял зоналары булдыру авыл җире өчен актуаль мәсьәлә түгел. Иртәдән кичкә чаклы үз хуҗалыгы мәшәкатьләренә чумган, бакчасында мәш килгән авыл кешесенең каядыр паркка барып ял итәргә вакыты да калмый кебек. Әмма бу һаман да шул "беренче карашка" гына. Тормышыбыз соңгы 2-3 дистә елда шулкадәр нык үзгәрде ки, хәзер инде авыл җирендә, бигрәк тә район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесе терлек асрап, күпләп бакча үстереп азапланмыйлар. Ә авыр эштән бушаган вакытны ямьле паркка барып, авылдашлар белән аралашып ял итүгә багышлауга бик тиз өйрәнербез.

-Парк, сквер бит әле торак пунктларны матурлау өчен дә бик кирәк. Базарлы Матак хәзер бик нык үзгәрде, биредә яшәүчеләрнең тормыш рәвеше дә башка. Олыларга, сабые белән саф һавага чыгарга теләгән яшь әниләргә, егет-кызларга, кыскача, барыбызга да кирәк дип саныйм мин аларны, - ди район капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова.

Президент инициативасының бездә нинди чагылыш табачагы турында менә ниләр сөйләде ул:

-Белгәнебезчә, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район үзәгендә Геройлар паркын ачарга планлаштырабыз. Аны төзү буенча былтыр ук шактый эш башкарылды инде: бүлеп бирелгән мәйдан ике яклап тотып алынды, 634 квадрат метр брусчатка җәелде. Якташларыбыз - Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройларының рәсемнәре белән мемориаль комплекс төзүгә заказ бирелде. Паркны төзү проекты белән конкурста катнашып, 580 мең сумлык грант откан идек. Калган акчаларны үзара йөкләнгән салымнан, республика бирәчәк ярдәмнән җиткерербез. Әле бит эш күп, ял итү урыннары, балалар мәйданчыклары, лампалар, башка кирәк-яракны урнаштырырга, агач-куаклар утыртырга, газон, чәчәкләр үстерергә кирәк. -Пракны төзеп бетерү өчен вакыт та күп калмый. Шуңа күрә без авыл халкының, мәктәп укучыларының, яшьләрнең бу эшкә актив катнашуларын көтәбез.

-Миләүшә Дамировна, үзара йөкләнгән салымның бер өлеше Имәнлек урамында да парк төзүгә тотылачак. Ул нинди булачак? Быел төзелеп бетәрме?

-Базарлы Матакның көнбатышында күп кенә яңа өйләр төзелде, биредә нигездә яшь гаиләләр яши: Имәнлек урамында быел балалар бакчасы да төзеләчәк. Шуңа да бу урамда нигез салыначак паркны Әниләр паркы дип атарга дигән тәкъдим булды. Аның мәйданы 5300 квадрат метрдан артыграк, җир инде бүлеп бирелгән. Пакны булдыру өчен 4 миллион сумга якынлык материал кирәк булачак. Проект буенча парк үзәгендә баласын кочкан ана монументы урын алачак. Аның тирә-ягына эскәмияләр куелачак. Ял почмаклары, җәяүле сукмаклары, миләш, акация, сирень куаклары, каен, юкә агачлары - болар барысы да Әниләр паркын шул тирәдә яшәүчеләрнең яраткан ял урыны итәр, дип ышанам.

Әйе, парк корып кую -бер эш, әле бит аны кешеләрне үзенә тартып торырлык, килүчеләр өчен күңелле урын булырлык итәргә кирәк.. Димәк, биредә ниндидер уеннар, күңел ачу чаралары булдырырга кирәк. Бусы инде катлаулырак мәсьәлә. Мөгаен, Базарлы Матакта яшәүчеләрнең парк коручыларга кызыклы тәкъдимнәре дә табылыр иде. Әгәр уй-фикерләрегез, тәкъдимнәрегез булса, хөрмәтле райондашлар, капиталь төзелеш бүлегенә яисә безнең редакциягә җиткерә аласыз.

Инде башка авылда яшәүчеләрне дә сөендереп үтик. Алдагы 2-3 елда Юхмачы, Түбән Әлки, Салман, Хузангай кебек зур авылларда да парклар, скверлар булдырылачак. Шулай ук район үзәгендә Совет урамында, мәдәният йорты янында ял почмаклары ясау планы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев