Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 25 март 2015 яңалыклары

    • 25 март 2015 - 12:35
      Әлки районы почтальоны Нурсөя Хәйруллина дәрәҗәле конкурста җиңеп чыкты
      Районыбыз почтальоны Нурсөя Хәйруллина дәрәҗәле конкурста җиңеп чыкты "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча республика почтальоннары арасында бәйге игълан иткән иде. Анда районыбыз почтальоннары да катнашты. Шушы көннәрдә бәйгегә йомгак ясалды. Базарлы Матак авылында хат ташучы булып эшләүче Нурсөя Мөҗип кызы Хәйруллина конкурсның җиңүчесе булды. 30 мартта ул Казанда...
      461
      0
      0
    • 25 март 2015 - 11:22
      Чуаш Кичүе һәм Әхмәт авылларында бүген Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр
      Чуаш Кичүе һәм Әхмәт авылларында бүген Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Авыл клубы хезмәткәрләре концерт номерлары әзерләгәннәр, тәмле ботка, коймак пешергәннәр. Бәйрәм авыл урамнарында үткәрелгән, аларда күп кеше катнашкан. Борынгы бәйрәм заманча төсмерләр алып, бмк күңелле үткән: яшьләр генә түгел, хәтта әбиләр дә рәхәтләнеп биегәннәр. Шулай ук алда торган зур вакыйганы да...
      569
      0
      0
    • 25 март 2015 - 10:54
      Әлки районы Иске Камка, Иске Матак, Иске Салман, Иске Чаллы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр терлекләрдән үрчем алуның ясалма орлыкландыру ысулыннан бик теләп файдаланалар
      Шәхси хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру юлы белән туган бозаулар үзләре сыер булып үсеп җиттеләр. Бүгенгә шуларның 1784 е бозаулаган да инде. Ясалма орлыкландыру юлы белән алынган таналарның 1022 се янә каплатылган. Авыл халкында бүген 2650 баш сыер исәпләнә. Хәзер малларны каплатуның иң кулай вакыты. Иске Камка, Иске Матак, Иске Салман, Иске...
      585
      0
      0
    • 25 март 2015 - 05:05
      Бари Илалетдин улы Гыйльмиевнең бүген олы юбилее – аңа 90 яшь тула
      Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның хөрмәтле һәм абруйлы шәхесе, остазыбыз Бари Илалетдин улы Гыйльмиевнең бүген олы юбилее - аңа 90 яшь тула. -Миңа югары уку йортлары тәмамларга туры килмәде. Максим Горький әйткәнчә, минем университетларым - тормыш үзе,-дигән иде Бари ага бер сөйләшеп утырганда. -Мин агроном да, зоотехник та булдым, ветеринар...
      742
      0
      0
    Реклама