Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы Иске Камка, Иске Матак, Иске Салман, Иске Чаллы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр терлекләрдән үрчем алуның ясалма орлыкландыру ысулыннан бик теләп файдаланалар

Шәхси хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру юлы белән туган бозаулар үзләре сыер булып үсеп җиттеләр. Бүгенгә шуларның 1784 е бозаулаган да инде. Ясалма орлыкландыру юлы белән алынган таналарның 1022 се янә каплатылган. Авыл халкында бүген 2650 баш сыер исәпләнә. Хәзер малларны каплатуның иң кулай вакыты. Иске Камка, Иске Матак, Иске Салман, Иске...

Шәхси хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру юлы белән туган бозаулар үзләре сыер булып үсеп җиттеләр.

Бүгенгә шуларның 1784 е бозаулаган да инде. Ясалма орлыкландыру юлы белән алынган таналарның 1022 се янә каплатылган.

Авыл халкында бүген 2650 баш сыер исәпләнә. Хәзер малларны каплатуның иң кулай вакыты. Иске Камка, Иске Матак, Иске Салман, Иске Чаллы авыл җирлекләрендә моны белеп эш итәләр. Әлеге авылларда яшәүчеләр терлекләрдән үрчем алуның бу ысулыннан бик теләп файдаланалар. Ә менә Югары Колчурино, Түбән Кәчи җирлекләрендә бу эш шактый сүлпән бара.

Бер баш сыерны ясалма орлыкландыру бәясе нибары 350 сум. Беренче тапкырдан сыер буазланмаса, икенче орлыкландыру бушлай эшләнә. Әлеге бәя 2011 елдан бирле үзгәрешсез кала. Ә бит ясалма орлыкландыру, терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү һәм ит-сөт җитештерүне арттыру белән беррәттән, сыерларның бозаулау вакытын һәм яңадан каплатуга әзерлек срокларын төгәл билгеләргә дә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев