Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 3 апрель 2015 яңалыклары

    • 3 апрель 2015 - 15:35
      Иске Хурада авыл җирлеге советы грант отып тракторлы булды
      Чүп-чарны үз тракторлары белән чыгаралар. Аны тракторчы Виктор Мукусевка тапшырганнар. Ул бер генә сәгать тә тик тормый: хәзер, карлар эреп бетә язгач, чүп чыгару белән мәшгуль. Җирлек советы тракторның кайсы көннәрдә кайсы авылда буласын алдан хәбәр итә дә, йорт хуҗалары өйдә җыелган чүп-чарны урамга чыгарып куя. Бик уңайлы бу хезмәт....
      1554
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 14:11
      Кошки авыл җирлегендәге сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан истәлек медальләр тапшырганнар
      Кошки авыл җирлегендә яшәүче сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан истәлек медальләр тапшырганнар. Авыл клубында тантаналы төстә 29 ветеранга бирелгән дәүләт бүләге. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Мария Платонова һәм Ринас Сәлахов котлады. Ә авыл үзешчәннәре концерт гомерлары белән күңелләрен күтәрделәр. Ахырдан ветераннар сөйләшә-сөйләшә бергәләп чәй эчтеләр.
      1468
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 12:37
      Без икебез дә бик кечкенә пенсия алабыз. Ник безгә бирелми бушлай газ плитәсе я плитә-казан?
      Без икебез дә сугыш чоры балалары. Әтиләребез фронтта һәлак булып, безне әниләр генә үстергән. Ятим балачак ачысын тулысы белән кичерергә туры килде. Язмыш кавыштырып, бергә гомер кичерәбез, инде сигезенче дистәне ваклыйбыз. Әниләребезне карап, соңгы юлга озаттык. Җитәкчеләребезгә шундый сорауларыбыз бар иде. Беребезнең әтисенең һәлак булган һәм җирләнгән урыны билгеле. Аның...
      1855
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 10:19
      Туганын үтергән җинаятьчене 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр
      Кеше җанын кыю - иң олы гөнаһ. Юриспруденциядә дә бу аеруча авыр җинаять санала. Узган елның декабрь аенда Кошки авылында булган җинаять исә бөтенләй башка сыймаслык - исерек бәндә кан кардәшенең гомерен өзгән. Өендә ялгызы яшәүче Виталий Артюхинның мәетенә берничә көннән соң гына юлыгалар. Муенында берничә яра эзе белән идән...
      1613
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 07:53
      Апак авылы мәктәбендә "Халык хәтере – мәңгелек" дигән зур кичә үткәрелде
      Бүгенге буын балалары сугышның нәрсә икәнлеген күз алдына да китермиләр. Белмәсеннәр дә, беркайчан сугыш афәтен күрмәсеннәр дә иде. Әмма яшьләребез илебезнең героик тарихын, бабаларының һәм әбиләренең фронтта һәм тылда Ватаныбыз азатлыгы хакына, Җиңү көнен якынайту өчен фидакарьләрчә көрәшүләрен белеп торырга тиешләр. Бу турыда балаларга җиткерү - безнең бурычыбыз. Әнә шул...
      1121
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 06:01
      Мәктәпләрдә математика фәнен укытуны яхшыртырга кирәк
      Район газетасының 27 март санында "Белемнәрне сынар чак җитә" дигән мәкалә басылган иде. Чыгарылыш укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшыруы турындагы бу язманы бик кызыксынып укыдым. Математика буенча сынау имтиханын бик начар тапшырганнар икән, "икеле"ләр бик күп, диелгән. Төп фәннәрнең берсе булган математикадан балаларның белемнәре нигә шулай түбән соң? Бу...
      1887
      0
      0
    Реклама