Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мәктәпләрдә математика фәнен укытуны яхшыртырга кирәк

Район газетасының 27 март санында "Белемнәрне сынар чак җитә" дигән мәкалә басылган иде. Чыгарылыш укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшыруы турындагы бу язманы бик кызыксынып укыдым. Математика буенча сынау имтиханын бик начар тапшырганнар икән, "икеле"ләр бик күп, диелгән. Төп фәннәрнең берсе булган математикадан балаларның белемнәре нигә шулай түбән соң? Бу...

Район газетасының 27 март санында "Белемнәрне сынар чак җитә" дигән мәкалә басылган иде. Чыгарылыш укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшыруы турындагы бу язманы бик кызыксынып укыдым. Математика буенча сынау имтиханын бик начар тапшырганнар икән, "икеле"ләр бик күп, диелгән. Төп фәннәрнең берсе булган математикадан балаларның белемнәре нигә шулай түбән соң? Бу хәл мине бик борчыды. Үзем 50 елга якын мәктәптә математика укыткан педагог бит. "Укытучыларны гаепли алмыйм, алар барысы да тирән белемле, тәҗрибәлеләр", дигән мәгариф идарәсе белгече. Ул гаепне укучыларга, ата-аналарга аударырга тырышкан. Ә минем фикеремчә, балаларның белем дәрәҗәсе - укытучы хезмәтенең чагылышы ул. Мәктәпләрдә математика фәнен укытуны яхшыртырга, укытучыларга белемнәрен камилләштерергә кирәк. Педагог белән бала арасында җанлы аралашу булсын, мөгаллим һәр бала күңеленә юл таба белсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев