Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 24 апрель 2015 яңалыклары

    • 24 апрель 2015 - 12:36
      Булышырлар, дип ышана күңеле
      Миңниса апа шатлык-борчулары да, авыр хезмәте дә җитәрлек булган озын гомер кичергән. Ул - ил өстенә төшкән барлык кырыс сынауларны халык белән, яшьтәшләре белән бергә үткән өлкән буын вәкиле. Быел Миңниса әби туксан өченче яшен тутырып килә. Шулай булса да, әбекәйнең хәтере әйбәт, кирәк җиренә дә акрын гына барып җитә...
      613
      0
      0
    • 24 апрель 2015 - 12:09
      Энҗе лауреат булды
      Казанда үткән татар теле буенча III Халыкара олимпиадада безнең районнан 3 укучы катнашты. Әхмәт мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Энҗе Хәмитова, олимпиада биремнәрен яхшы үтәп, лауреат исеменә лаек булды, диплом белән бүләкләнде. Энҗенең укытучысы Гөлшат Зәйнуллина.
      441
      0
      0
    • 24 апрель 2015 - 08:20
      Әлки районы кырларында эш башланды
      Районыбыз игенчеләре 23,1 мең гектарда уҗым һәм күпьеллык үлән культураларын тукландырдылар. Шулай ук 6,2 мең гектар мәйданда тырмалау эшләре башкарылды. Районның барлык хуҗалыкларында диярлек язгы кыр эшләре башланды. Җирләр дымлы булудан файдаланып, һәркайда туфракка ашлама кертү актив җәелдерелгән. "Кызыл Шәрык-Агро"да уҗым бодае басуларына биш самолет ярдәмендә ашлама сибәләр. "Борискино", "Әхмәт",...
      443
      0
      0
    • 24 апрель 2015 - 08:00
      Базарлы Матакта яшәүче бер ханым өйдән-өйгә йөрүчеләрдән массажер сатып алып алданган.
      Базарлы Матакта яшәүче бер ханым өйдән-өйгә йөрүчеләрдән массажер сатып алып алданган. Сатучылар чыгып китүгә әлеге җайланманың эшләмәве дә ачыкланган. Ханым товарын күтәреп полиция бүлегенә килгән. Анда массажерның батареясы юклыгы мәгълүм була. Ә аппарат үзе эш хәлендә икән. Тик теге хатын 7 мең сумга сатып алган товарның бәясе күп дигәндә 2...
      532
      0
      0
    • 24 апрель 2015 - 07:45
      Авариядә кешеләр җәрәхәтләнгән
      Урта Биктимер авылы янында булган авариядә ике кеше зыян күргән. "ВАЗ-2106" автомобиле йөртүчесе идарәне югалта, нәтиҗәдә машина юл кырыена төшә. "Жигули"нең йөртүчесе һәм пассажиры тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә озатыла. Ел башыннан районда 4 авария теркәлгән, аларда бер кеше үлгән, алты кеше зыян күргән.
      530
      0
      0
    • 24 апрель 2015 - 07:00
      Эшен башлаучы фермерларга
      Үз эшләрен башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итү буенча республика программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы игълан ителә. 2015-2017 елларга исәпләнгән әлеге программа буенча дәүләт ярдәме сөтчелек, мөгезле эре терлек симертү, атлар, сарык һәм кәҗәләр асрау, дуңгызчылык, кошчылык, бөртеклеләр һәм азык культуралары житештерү белән шөгыльләнүчеләргә биреләчәк. Конкурста катнашу...
      580
      0
      0
    • 24 апрель 2015 - 05:37
      Әтиләргә юл хәвефсезлеге турында
      Һава торышы да машина йөртүченең халәтенә тәэсир итә, дип искәртә автоинспекторлар. ЮХИДИның район бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә әнә шул хакта әңгәмә үткәрде. Ул "Һава торышы шоферның халәтенә нинди йогынты ясый" дигән лекция белән гимназиянең әтиләр советы киңәшмәсендә чыгыш ясады. Һаваның нинди булуына карап машина йөртүче үзен...
      453
      0
      0
    • 24 апрель 2015 - 05:23
      Компьютер аша язылдым
      "Әлки хәбәрләре" газетасына быелның икенче яртыеллыгы өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылдым әле. Бу алым бик уңайлы һәм гади икән. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша "Подписка" бүлегенә керәсең. Анда шәхси кабинетым бар. Мин коммуналь хезмәтләр өчен дә, ГАИ штрафларын да шул кабинетым аша түлим. Әлегә кадәр шәхси кабинетың булмаса...
      481
      0
      0
    Реклама