Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 5 май 2015 яңалыклары

    • 5 май 2015 - 12:41
      Норлат шәһәрендә медицина хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2015” дигән зона спартакиадасы үтте
      Норлат шәһәрендә җиде район командалары катнашында медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек-2015" дигән зона спартакиадасы үтте. Базарлы Матак хастаханәсе медиклары командасы дүрт призлы урын яулады. Теш табибы Сибагатов Фаил җитәкләгән ир-егетләр волейбол командасы беренче урынны, капитаны гомуми практика табибы Гыйниятуллина Аэлита булган хатын-кызлар командасы икенче урынны яуладылар. Аркан тарту ярышларында табиб-рентгенолог Илсур Билданов...
      2534
      0
      0
    • 5 май 2015 - 12:06
      Түбән Биктимер авылы кибетеннән азык-төлек урлап чыкканнар
      27 апрель төнендә билгесез кешеләр Түбән Биктимер авылы кибетеннән азык-төлек урлап чыгалар. Полиция җинаятьчеләрне кайнар эздән эләктерә алмый. Тикшерү бара.
      1951
      0
      0
    • 5 май 2015 - 11:56
      Май башыннан Әлки районы авыл эшчәннәре чәчүгә төште
      Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләре киң колач алды Игенчеләребез тырышлыгы белән уҗымнар, күпьеллык үлән мәйданнары тулысынча тукландырылды. Шулай ук 9500 гектарда күпъеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнде. Басуларда көзге культураларны тырмалау, чәчү өчен туфрак хәзерләү дәвам итә. Май башыннан авыл эшчәннәре чәчүгә төште. 13,9 мең гектар мәйданда орлыклар җир куенына салынган инде....
      1613
      0
      0
    • 5 май 2015 - 09:17
      12 майда 9 нчы сыйныфлар укучылары татар теленнән бердәм республика тесты тапшырачак
      12 майда 9 нчы сыйныфлар укучылары беренче имтихан - татар теленнән бердәм республика тесты - тапшырачак. Быел беренче мәртәбә тугызынчыларда имтихан видеокүзәтү астында уза. Имтихан пунктына укучылар шулай ук металл эзләү җайланмалары белән тикшереп үткәреләчәк. Имтиханнар үткәрү пункты Базарлы Матак урта мәктәбендә урнашкан. Анда 226 укучы сынау бирәчәк. Тагын 5...
      742
      0
      0
    • 5 май 2015 - 08:24
      Армиядә 20 яшьлек солдат үлгән
      andex.ru 1 майда Татарстанның Ютазы районы Урыссу бистәсе егете Санкт-Петербург хастаханәсендә үлгән. Аның бөерләре белән йөрәге эшләүдән туктаган. Ул Псков өлкәсе Владимир лагере хәрби частенда хезмәт итә торган була. Пневмониядән дәвалану өчен ул башта хәрби госпитальдә ята. Шунда аның бөерләре белән йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегендә хилафлыклар булуы ачыклана, әмма госпитальдә...
      512
      0
      0
    • 5 май 2015 - 08:14
      Бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килгән
      Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килгән. Ул гаиләдә дүртенче бала.
      495
      0
      0
    Реклама