Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Норлат шәһәрендә медицина хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2015” дигән зона спартакиадасы үтте

Норлат шәһәрендә җиде район командалары катнашында медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек-2015" дигән зона спартакиадасы үтте. Базарлы Матак хастаханәсе медиклары командасы дүрт призлы урын яулады. Теш табибы Сибагатов Фаил җитәкләгән ир-егетләр волейбол командасы беренче урынны, капитаны гомуми практика табибы Гыйниятуллина Аэлита булган хатын-кызлар командасы икенче урынны яуладылар. Аркан тарту ярышларында табиб-рентгенолог Илсур Билданов...

Норлат шәһәрендә җиде район командалары катнашында медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек-2015" дигән зона спартакиадасы үтте.

Базарлы Матак хастаханәсе медиклары командасы дүрт призлы урын яулады. Теш табибы Сибагатов Фаил җитәкләгән ир-егетләр волейбол командасы беренче урынны, капитаны гомуми практика табибы Гыйниятуллина Аэлита булган хатын-кызлар командасы икенче урынны яуладылар. Аркан тарту ярышларында табиб-рентгенолог Илсур Билданов җитәкчелегендәге команда өченче урынга лаек булды. Ә баш табиб урынбасары Наталья Петухова хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча беренче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев