22 июнь 2015 яңалыклары
-
Үз-үзенә кул салган
Иске Әнҗерә авылында үткән якшәмбедә 18 яшьлек егет үз-үзенә кул салган. Малай кечкенәдән шушы авылда үзен асрамага алган гаиләдә тәрбияләнгән. Узган уку елында ул Алексеевск агрокөллиятендә белем алган. Район хокук саклау органнары хезмәткәрләре үсмерне бу адымга этәргән сәбәпләрне тикшерәләр. Малай бернинди язу калдырмаган.
-
Яшь егет суга баткан
21 июньдә Түбән Колчурино буасында 1987 елгы егет суга батып үлгән. Түбән Колчурино авылы янында яңа төзелгән буада үткән якшәмбе кичендә зур бәхетсезлек була. Су коенырга төшкән егетнең югалуын белеп, буа янындагы кешеләр аны судан эзләргә керешәләр, әмма таба алмыйлар. Дүшәмбе көнне район янгын сүндерү часте хезмәткәрләре (алар гадәттән тыш...
-
Бүген Әлки район үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды
Бүген район үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, "Яшь гвардия"челәр, мәктәп балалары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре катнашты. 22 июнь -Бөек Ватан сугышы башланган көн -илебездә билгеләп үтелә торган истәлекле даталарның иң хәсрәтлеседер. Моннан 74...
-
27 июньдә Югары Әлки авыл клубы “Уйнагыз, гармуннар!”бәйрәме үткәрә
27 июньдә Югары Әлки авыл клубы "Уйнагыз, гармуннар!"бәйрәме үткәрә. Анда районның барлык авылларыннан гармунчылар һәм теләге булган һәр кеше чакырыла. Бәйрәмдә Казаннан биючеләр һәм җырчылар катнашуы көтелә. Иң оста гармунчыларга бүләкләр әзерләнә. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана.
-
Әлки районы Балалар иҗат йорты белгече Ләлә Гыймаева гаиләсе белән Лаешта “Нечкәбил-2015” республика бәйгесенең зона турында катнашты
Балалар иҗат йорты белгече Ләлә Гыймаева гаиләсе белән Лаешта "Нечкәбил-2015" республика бәйгесенең зона турында катнашты. Бәйгедә Гыймаевлар район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәмендә "Баллы бал" бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ләлә Гыймаева бәйгенең ярымфиналына үтте, ул 6 сентябрьдә Казанда "Ривьера" күңел ачу үзәгендә була. "Нечкәбил" сайтында конкурсантлар өчен тавыш бирү башлана. Әйдәгез, без...
-
"02" хәбәр итә
Базарлы Матак һәм Юхмачы авылларында коралны дөрес сакламау очраклары ачыкланган. Юхмачыда саклау кагыйдәләре бозылу сәбәпле шома көпшәле мылтык хуҗасыннан алынган. Ә район үзәгендә лицензияне теркәү срогы үтәлмәү аркасында ике травматик пистолетны иясеннән алганнар. Әлеге бозулар үткән атнада район полиция хезмәткәрләре үткәргән "Арсенал" операциясе барышында мәгълүм булган. * * * Татар...
-
Өчкә арттык
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике кыз һәм бер малай дөньяга килде. Борискино авылында яшәүче Роман һәм Татьяна Синдиряковлар гаиләсендә аеруча зур сөенеч. Аларның дүртенче балалары - уллары туды. Роман белән Татьяна икесе дә "Кызыл Шәрык-Агро"да эшлиләр. Гаиләдә моңа кадәр бер малай һәм ике кыз үсә иде.