26 июнь 2015 яңалыклары
-
Киләсе елда бәйрәм яллары бер ай диярлек дәвам итәчәк
Россия Хезмәт министрлыгы 2016 елда бәйрәм яллары турындагы карарны имзалады. Яңа елда россиялеләр, гадәттәгечә, 10 көн ял итәчәк. 2-3 гыйнвар көннәре шимбә-якшәмбегә туры килү сәбәпле, алар 3 май һәм 7 мартка күчерелә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан - 21-23 февральдә , Халыкара хатын-кызлар көнендә - 5-8 мартта тоташ яллар көтелә. Яз...
-
Бүген наркотик матдәләргә каршы көрәш көне
Бүген бөтен дөньяда наркотик матдәләрне тиешсез максатларда куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров белән очрашып сөйләштек. -Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, илебездә наркотиклар кулланучылар саны 500 меңнән артып китә,-ди Марат Назаров. -Ә экспертлар, наркотик кулланучыларның реаль...
-
Уракка төшәргә санаулы вакыт калып бара
Быел районыбызда урып-җыюда 93 кыр корабы эшкә җигеләчәк. Механизаторлар алдына комбайннар ремонтлауны 15 июльгә төгәлләү бурычы куелды. Ындыр табаклары һәм бөртек саклау урыннары басудан кайткан ашлыкны кабул итәргә тулысынча әзер булырга тиеш, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.