Медицина хезмәткәрләре район оешма-предприятиеләрендә сәламәтлек акцияләре үткәрәләр
Мәгълүм булганча, быел йөрәк-кан тамырлары чирләренә каршы көрәш елы дип игълан ителде. Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре үткәрә торган акцияләр дә әнә шуңа юнәлтелгән. Медиклар хезмәт коллективларында булып, анда эшләүчеләрнең артериаль кан басымын үлчиләр. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше, йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау турында әңгәмәләр үткәрәләр, буклетлар, памяткалар тараталар. Инде шундый...