4 июль 2015 яңалыклары
-
Чалгыга эш җитәрлек
Печән өсте - гомер-гомергә авылда иң кызу эш вакыты булды. Бар халык - яше дә, карты да чалгы, тырма тотып болында була иде. Еллар узды, кул һәм ат хезмәтен куәтле техника алыштырды. Техника заманына аяк атласак та, авыл кешесенең мәшәкате кимемәде. Көннәр матур торганда малларга кышлык өчен җитәрлек күләмдә печән...
-
Әлки районы ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Июнь аенда туган балалар хисабына район халкы 11 кешегә арткан. Ай буена алты никах теркәлгән, өч гаилә таркалган. Ни аяныч, 39 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. Елның беренче яртысында, ягъни алты айда, 68 бала дөньяга килгән, 33 гаилә төзелгән, 15 пар аерылышкан, 181 кеше вафат булган.
-
Тана алучыларга акчалата ярдәм
Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга быел буаз тана сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлеше субсидия рәвешендә кире кайтарыла. Шәхси ярдәмче хуҗалыкка әлеге субсидия бер генә мәртәбә, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән яңа сатып алынган һәр буаз тана өчен 15 мең сум исәбеннән бирелә. Бер хуҗалыкка күп дигәндә 5 тана өчен ярдәм күрсәтелә....