Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 6 июль 2015 яңалыклары

    • 6 июль 2015 - 14:10
      Уйнагыз, гармуннар!
      "Уйнагыз, гармуннар!" район бәйгесен ямьләндереп кояш та нурларын имулдан сипте, ә гармунчыларның, баянчыларның уен кораллары барча халыкны биетте дә, җырлатты да. Югары Әлки авылы мәдәният йорты каршында узган бәйрәмдә егермедән артык гармунчы катнашты. Алар сыздырган көйләр бу авыл халкының гына түгел, Базарлы Матак, Татар Суксуы, Урта һәм Түбән Әлки авылларынгнан...
      585
      0
      0
    • 6 июль 2015 - 13:27
      Кичә, якшәмбе көнне, Әлки район үзәгендә һәм авылларда көчле яңгырлар явып узды
      Кичә, якшәмбе көнне, район үзәгендә һәм авылларда көчле яңгырлар явып узды. Байтак авылларда боз да яуды. Бозлы явым бакчаларга берникадәр зарар китерде, билгеле. Әмма, шөкер, зур зыян булмады. Район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин әйтүенчә, көчле җил вакытында электр чыбыклары өзелү аркасында Иске, Яңа һәм Бибай Чаллысы авыллары бер сәгать...
      553
      0
      0
    • 6 июль 2015 - 13:16
      Диләрә планшетлы булды
      "Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган конкурста (ул Таттрансгазга 60 ел туту уңаеннан уздырылды) Карга мәктәбе укучылары актив катнаштылар. Укытучылары Мәдинә Хөсәенова җитәкчелегендә алар рәсемнәр ясап, шигырьләр язып җибәрделәр. Һәм менә сөенечле хәбәр: V сыйныф укучысы Диләрә Мәҗитова рәсем конкурсында икенче урын алган. Кызны диплом һәм планшет белән бүләкләгәннәр.
      653
      0
      0
    • 6 июль 2015 - 11:29
      Фасахова Гөлүсә. Түбән Әлки авылы
      Голлэр патшабикэсе, эниебез Голусэ, берсеннэн-берсе бик матур, куз явын алырлык, аллы - голле чэчэклэр устерэ! Шул матурлык эченэ керсэн, нэкь кубэлэктэй очып, ямьле чэчэклэрнен хуш ислэренэ кумелеп, узенне жэннэт бакчасында диеп хис итэсен. Эниебезнен кулларыннан ни генэ килми. Бакчасында уз кулы белэн эшлэгэн барлык жэнлек- сакчылар барысыда ямь бирэ,балачак дэрьяларына...
      844
      0
      0
    • 6 июль 2015 - 10:27
      Әлки районы урта мәктәпләрен тәмамлаган җиде укучы “Укуда аерата уңышлары өчен” Россия медаленә лаек булды
      Районыбыз урта мәктәпләрен тәмамлаган җиде укучы "Укуда аерата уңышлары өчен" Россия медаленә лаек булды. Болар - гел "бишле" билгеләренә укучылар - Базарлы Матак урта мәктәбеннән Радмила Зәйнетдинова, Адель Җәләлов, Илнар Монадиев, Алинә Сәгыйрова, Борискино мәктәбеннән Александр Белов, Кошки мәктәбеннән Дарья Исаева, Иске Матак мәктәбеннән Светлана Андреева. Барлык бердәм дәүләт имтиханнарын...
      635
      0
      0
    • 6 июль 2015 - 10:17
      Базарлы Матактагы “Ромашка” балалар бакчасы миллион сум отты
      Базарлы Матактагы "Ромашка" балалар бакчасы, "Иң әйбәт билингваль бакча" республика бәйгесендә җиңеп, 1 миллион сумлык грантка ия булды. Әлеге бәйге сабыйларга Татарстанның ике дәүләт телен дә - рус һәм татар телләрен өйрәтүдә югары уңышларга ирешкән балалар бакчаларын ачыклауга юнәлтелгән иде. Анда 102 бакча катнашкан. Шуларның 50 се миллион сумлык грант...
      549
      0
      0
    • 6 июль 2015 - 08:32
      “Әлки чишмәләре” фольклор коллективы Азнакайда “Чатыр тауда җыен” Халыкара төрек халыклары фестивалендә катнашты
      "Әлки чишмәләре" фольклор коллективы Азнакайда "Чатыр тауда җыен" Халыкара төрек халыклары фестивалендә катнашты. Әлеге фольклор ансамблен быел вуз тәмамлап район мәдәният йортына эшкә кайткан Энҗе Сафина оештырган. Ансамбльдә авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре чыгыш ясый. "Әлки чишмәләре" Чатыр тау фестивале дипломына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
      722
      0
      0
    • 6 июль 2015 - 08:28
      Ике бәби
      Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән. Иске Тахтала авылыннан Инна Терентьева дүртенче баласын - кызын тапкан.
      518
      0
      0
    Реклама