Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кичә, якшәмбе көнне, Әлки район үзәгендә һәм авылларда көчле яңгырлар явып узды

Кичә, якшәмбе көнне, район үзәгендә һәм авылларда көчле яңгырлар явып узды. Байтак авылларда боз да яуды. Бозлы явым бакчаларга берникадәр зарар китерде, билгеле. Әмма, шөкер, зур зыян булмады. Район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин әйтүенчә, көчле җил вакытында электр чыбыклары өзелү аркасында Иске, Яңа һәм Бибай Чаллысы авыллары бер сәгать...

Кичә, якшәмбе көнне, район үзәгендә һәм авылларда көчле яңгырлар явып узды.

Байтак авылларда боз да яуды. Бозлы явым бакчаларга берникадәр зарар китерде, билгеле. Әмма, шөкер, зур зыян булмады. Район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин әйтүенчә, көчле җил вакытында электр чыбыклары өзелү аркасында Иске, Яңа һәм Бибай Чаллысы авыллары бер сәгать чамасы утсыз торган. Абдул Салман авылы тирәсендә берничә электр баганасы ауган, әмма ут өзеклеге тумаган. Әнҗерә, Әхмәт авылларында кыска гына вакытка ут сүнеп алган. "Кичә Аксубай районында галәмәт көчле давыл булган,-ди Тәлгать Сәхапович. -Анда 128 йорт зыян күргән, бик күп урыннарда электр линияләре сафтан чыккан. Бүген күрше-тирә районнардан, шул исәптән безнең предприятие бригадалары көне буе Аксубайда электр төзексезлекләрен ремонтлау белән мәшгуль булдылар. Хәзер анда барлык авылларда электр белән тәэмин итү җайга салынган."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев