8 июль 2015 яңалыклары
-
Шартлы бер терлеккә 8,1 центнер азык хәзерләнгән
Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, бүгенгә хуҗалыкларда 51 мең тонна сенаж салынган, 17 мең тонна печән хәзерләнгән. Шәхси хуҗалыклар 5 мең тоннага якын печән көйләгән. Әлегә шартлы бер баш терлеккә 8,1 центнер азык берәмлеге туры килә.
-
Яшьлегендә тракторчы булган
Июльнең беренче көннәрендә туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән тыл хезмәтчәне Татьяна Советникованы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өенә барып котлады. Татьяна Кузьминична Иске Матак авылында яши. Менә 10 елдан артык инде аңа "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәм итеп тора. Социаль хезмәткәр Любовь Юманова ветеран әби турында даими кайгырта, һәр...
-
Мунча миче төзек булмаган
Үткән якшәмбедә Югары Әлки авылында мунча яна. Көпә-көндез мунчаның эченә ут каба. Янгын сүндерүчеләр көче һәм авыл халкы ярдәме белән ялкынны чигенергә мәҗбүр итәләр. Әмма мунчаның эче шактый янып өлгерә. Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе ясаган нәтиҗәләрдән күренгәнчә, хуҗалар мунчаны миче төзек булмаган хәлдә файдаланганнар, ут шул сәбәпле чыккан икән.
-
Яңа бакча вакытында өлгерер
Район үзәгенең Имәнлек урамында төзелүче яңа балалар бакчасы түбәле булды. Әлеге бакча кышын төзелә башлаган иде. Ике катлы бинаны районыбызда мәгълүм "Төзелеш" җәмгыяте сала. Бу көннәрдә бакчаның түбәсен ябалар. Аның тәрәзәләре куелган, стеналары, түшәмнәре штукатурланган. Инде идәнен эшли башлаганнар. Шулай ук электр кертү эшләре төгәлләнү алдында. Хәзер вентиляция, канализация, җылылык...
-
Музейда – кооперация экспонатлары
Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда Кооперация көне уңаеннан экспонатлар күргәзмәсе оештырылган. Кайчандыр халыкны кием-салым, азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итү тулысы белән кооперация хезмәткәрләре җаваплылыгында иде. Билгеле, ул вакытта бәяләр дә бүгенгедәй уйнамады - тотрыклы булды. Дөрес, дефицит, ягъни кирәкле товарлар җитешмәү дигән михнәт кенә халыкны җәфалады. Ә...
-
Балалар Сабантуе
Районның туган як тарихы музее хезмәткәрләре тәрбиячеләр белән берлектә "Теремкәй" бакчасына йөрүче балалар өчен Сабан туе үткәрделәр. Бәйрәмне экскурсовод-оештыручы Гөлчәчәк Җәләлова алып барды. Музей хезмәткәрләре балаларга милли бәйрәмебезнең тарихын сөйләделәр, төрле уеннар, ярышлар оештырдылар. Балалар бик теләп осталыкларын күрсәттеләр: ярышларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан сабыйлар өчен музейда экскурсия үткәрделәр.
-
Милеккә салымны сайтта исәпләргә була
2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Салым кодексының 32 нче бүлеге - "Физик затлар милкенә салым" - көченә керде. Аның нигезендә РФ субъектлары власть органнары карары белән салым базасы физик затлар милкендә булган күчемсез милек объектларының кадастр бәясе буларак билгеләнә ала. Татарстан Республикасында физик затлар милкенә салым 2015 елдан башлап...
-
Яшь җырчы үсә
Июнь аенда "Болгар" радиосы балалар арасында җыр бәйгесе үткәргән иде. Базарлы Матакта яшәүче 5 яшьлек Гадел Гатауллин анда катнашып, өченче урынны алды. Бәйге шартлары буенча балаларның чыгышын, шул исәптән теге яки бу артистка охшатып җырлавын видеога яздырып, радиога җибәрергә кирәк иде. Әлеге видеоязмалар радионың контакттагы төркеменә урнаштырылып, шунда тавыш бирү...