Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 22 июль 2015 яңалыклары

    • 22 июль 2015 - 08:03
      Югары Әлморзада авыл көне
      25 июльдә Югары Әлморза авылында уртак бәйрәм - Авыл көне үткәрергә җыеналар. Бәйрәмгә районның һәм республиканың төрле почмакларында яшәүче авылдашларын гына түгел, теләге булган һәркемне, шулай ук эшмәкәрләрне дә чакыралар.
      790
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 07:49
      Мәдәният йортына җиһазлар кайтты
      Район мәдәният йортында ремонт эшләре төгәлләнеп килә. 5 сентябрьдә аны тантаналы рәвештә файдалануга тапшырырга әзерлиләр. Кичә мәдәният йортына 13 миллион сумнан артык бәягә аппаратура һәм башка төрле җиһазлар кайтарылды. Биредә заманча тавыш һәм яктылык системасы урнаштырылачак. Бәясе 9 миллион сум тәшкил иткән бу катлаулы аппаратураны белгечләр монтажлауга керештеләр дә инде....
      766
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 07:41
      Авыл клублары Ураза гаетенә чакырды
      Рамазан ае тәмамлану уңаеннан районның күп кенә авыл клубларында бәйрәм кичәләре үткәрелде. Урта Әлки үзешчәннәре авылдашлары өчен "Рамазан" дигән бәйрәм оештырдылар. Шундыйрак кичәләр Әхмәт, Иске Камка, Түбән Әлки, Карга авыл клубларында да үтте.
      953
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 07:38
      Юл кагыйдәләрен бозалар
      Узган атнада юл хәрәкәтен күзәтеп торучы фото һәм видеофиксаторлар 320 кагыйдә бозу очрагын теркәгән. Базарлы Матакта приборлар тизлекне арттыруның 47 очрагын "күреп алганнар". Ә ЮХИДИ хезмәткәрләре моңа өстәп кагыйдә бозган 98 кешегә карата беркетмә төзегәннәр.
      606
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 07:31
      Карелиягә барып кайттылар
      Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина Татарстан делегациясе составында Карелия республикасында булып кайтты. Узган атнада республика муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендәге делегация Карелиягә эшлекле сәфәр кылды. Аның барышында Карелия белән Татарстан муниципаль берәмлекләр советлары арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Сигез кешедән торган безнең делегация составында булган Галина...
      560
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 06:57
      “Кайнар линия” үткәрер алдыннан
      30 июльдә үткәреләсе "кайнар линия"гә яхшырак әзерләнү өчен район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасарлары Эллада Пласксина, Игорь Леонтьев, Илмир Низамов, поликлиника мөдире Р. Бабакулова авыл җирлекләренә барып халыкны кабул итәләр. Табиблар Хузангайда 22 июльдә, Яңа Салманда 23 июльдә, Чуаш Кичүендә 28 июльдә һәм Юхмачыда 29 июльдә булачак.
      632
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 06:46
      Салман участковыена өй әзер
      Салманда төзелеп килүче полиция участогы инспекторы өчен өй һәм эш урыны булган бина файдалануга тапшыру өчен әзер диярлек. Быел районда полиция участоклары өчен ике корылма төзелә. Аның берсе Иске Чаллыда. Салмандагысында инде "Строитель и К" егетләре төзелеш эшләрен тәмамлаганнар. Хәзер бинаны газга тоташтыру мәсьәләсе хәл ителә. Полиция участок инспекторлары өчен...
      530
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 06:21
      Турыдан-туры элемтәгә сораулар бирегез
      Үзәк район хастаханәсе 30 июльдә әлкилеләр белән "кайнар линия" аша аралашырга җыена. Бу көнне хастаханә җитәкчеләренә һәм табибларга район халкына медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була. Сорауларны 2-00-65 телефоны аша алдан биреп куя аласыз.
      569
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 06:12
      Әлки районы игенчеләре уракка төштеләр
      Авыл хуҗалыгында чын мәгънәсендә кайнар вакыт хәзер: терлекләргә кыш чыгарлык азык әзерләргә, терлекчелек биналарын төзекләндерергә, уҗым культуралары чәчү өчен туфрак әзерләргә кирәк. Һәм, бу эшләрнең барысын да ашыктырып, урак өсте җитте. Район басуларында урып-җыю эшләре башланып китте һәм алар көннән-көн киңрәк колач ала. "Хузангай" җәмгыяте, "Борискино" һәм "Юхмачы" отрядлары механизаторлары...
      1676
      0
      0
    Реклама