5 август 2015 яңалыклары
-
Су белән тәэмин итү яхшыра
Бу көннәрдә Базарлы Матакның Маклашевка дип йөртелгән өлешендәге урамнарда куәтле техника эшли: экскаватор траншеялар казый, аларга полиэтилен трубалар салына. Эшчеләр, Бакча урамнарының буеннан-буена, Ирек Сөләйманов урамына суүткәргечләр алыштырыла. Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин әйтүенчә, суүткәргечләрне алыштыру өчен проект-смета документларын халыктан җыелган үзара йөкләнгән салым акчасына эшләтеп алганнар....
-
Телевизор сүнеп торачак
Биләрдәге радио-телеүзәктә 10-13 август көннәрендә антенна-мачта корылмаларын карап тикшерәчәкләр. Шул сәбәпле бу көннәрдә 9.15-17.00 сәгатьләрдә телевизордан ял итеп торачакбыз.
-
Су башнялары буяла
"Әлки коммуналь челтәрләре" эшчеләре бу көннбрдә Иске Чаллы, Салман, Түбән Кәчи, Түбән Әлки һәм башка авыл җирлекләрендәге су башняларын буядылар. Барлыгы 10 башня махсус буяу белән эшкәртелде. Җәмгыять уңганнары шулай ук Иске Хурада авылының бер урамына (барлыгы 200 метр тирәсе) су кертү белән шөгыльләнәләр. Шушы урамдагы алты йортка су килми...
-
Чирмешән аша күпер төзелә
Иске Тумбага бара торган юлны кисеп агучы Чирмешән елгасы аша күпер төзелә башлады. Районның бары дүрт авылына асфальт юл керми калган иде. Бүген инде аларның берсе - Иске Тумбага асфальтланган юл да барып җитәчәк, күпер дә булачак дип ышандыра алабыз. Чирмешән аша тимер-бетон күпер төзелеше яңа гына башланды. Тумбалылар моны...