12 август 2015 яңалыклары
-
12 август 2015 - 15:33“Әлки хәбәрләре” өчен тавыш бирсәгез идеХөрмәтле укучыларыбыз! "Татмедиа"ның легендар брендлары" бәйгесендә лидерлар рәтенә күтәрелү өчен безгә сезнең тавышларыгыз кирәк. Республикада легендлар брендлар бәйгесе башлану хакында хәбәр иткән идек инде. 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу конкурста "Татмедиа"га караган газета-җурналлар арасыннан легендар саналган массакүләм мәгълүмат чарасы сайлап алыначак. Әлеге бәйгедә "Әлки хәбәрләре" газетасы да катнаша. Без...
-
12 август 2015 - 08:18Уңайлы тирәлек булдырылаХәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр (мәсәлән, инвалид коляскасында йөрүчеләр, кечкенә балалы әниләр һ.б) өчен уңайлы тирәлек булдыру йөзеннән район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлегенә махсус керү юлы булдырылды. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары килгәч, район инвалидлар оешмасы аңа мөрәҗәгать итеп, хастаханәнең барлык бүлекләренә дә керү юллары төзүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Сергей...
-
12 август 2015 - 07:51“Комбайн” операциясе3 августтан 28 енә кадәр районда "Комбайн" операциясе бара. Дәүләт техника күзәтү инспекторлары "Хузангай" ҖЧҖ һәм "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыкларында булып, комбайннарның төзеклеген, куркынычсызлык техникасы һәм янгын хәвефсезлеге таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүен, комбайнчыларның документларын тикшерделәр. Документлары тәртиптә булмау сәбәпле дүрт механизаторга административ штраф салынды.
-
12 август 2015 - 07:31Көмешкә эчеп агуланаларЯлган аракы сатучыларга каршы көрәш тагын да җитдиләнә. Районда сәүдә нокталары аша сатыла торган спиртлы эчемлекләр күләме кимегән. Ә халык каты градуслы эчемлекне аз кулланмый. Бу турыда район башкарма комитетының чираттагы утырышында да җитди сөйләшү булды. Район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров китергән дәлилләргә караганда, соңгы вакытта алкогольле эчемлекләрдән зыян...
-
12 август 2015 - 07:29ХроникаРоссия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы итеп полиция подполковнигы Вячеслав Анатольевич Яковлев билгеләнде. В.А.Яковлев моңа кадәр Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары булып хезмәт иткән. Ул 1974 елда туган, гаиләле, өч бала атасы. С.П. Ерыганов Әлки районы эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфаларыннан азат ителде.
-
12 август 2015 - 07:20Басуда бәла чыкмасынАвыл хуҗалыгында хезмәт урынында имгәнү очраклары урып-җыю чорында аеруча ешая. Соңгы биш елда урып-җыю эшләре вакытында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә 41 кешенең гомере өзелгән. Быел да инде Мөслим һәм Питрәч районнарында шундый фаҗигаләрдә ике эшче һәлак булган. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге аяныч очраклардан сабак алырга чакыра һәм урак...