21 август 2015 яңалыклары
-
Су хәзер барлык йортларга килә
Югары Кәчидә июнь ахырларында халык сусыз кала: башня эшли дә кебек, ә өйләргә су бармый. Сәбәбен район коммуналь челтәрләреннән килгән белгечләр ачыклый. Алар ике җирдән траншеялар казып, торбаларның тыгылганлыгын ачыклыйлар, компрессор тоташтыралар. Аларга Дмитрий һәм Юрий Миндрюковлар, Андрей Толстов, үз тракторы белән Анатолий Кудряшов ярдәмгә килә: егетләр көне буе торбаларны...
-
Яклыйсы урынга җәберлиләр
Соңгы вакытта гаиләләрдә кара тавыш чыгарып, якыннарын җәберләү очраклары күбәйде, диләр хокук сакчылары. Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә 74 шундый тәртипсез кеше исәптә тора икән. Полиция хезмәткәрләре гаиләдә җәберләү, кыйнау, хәтта биртеп ташлау очракларын яшермәскә, бу турыда һичшиксез хәбәр итәргә өндиләр.
-
Җиһазлар яңартылачак
Районның иң яхшы мәктәбе дип танылган Иске Матак урта мәктәбе коллективын яңа уку елында зур сөенеч көтә. Бу мәктәпкә барлык җиһазларны алмаштыру өчен 1 миллион сум акча бирелгән.
-
Бу атнада бездә Россия Федерациясе монополияләргә каршы федераль хезмәте идарәсенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел булып китте
Бу атнада бездә Россия Федерациясе монополияләргә каршы федераль хезмәте идарәсенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел булып китте. Җитәкчеләр, эшмәкәрләр белән очрашып аралашу, аларны кызыксындырган сорауларга җавап табуда ярдәм итү өчен монополиягә каршы идарәнең Татарстан бүлекчәсе белгечләре үз эшләрендә җәмәгать кабул итүе дигән форманы кулланалар икән. Чөнки күпләр мондый хезмәт...
-
Бердәм көч белән
Югары матак авылында яшәүчеләр үз көчләре белән авыл зиратының коймаларын яңартканнар. Башта җыен үткәреп, һәр йорттан 2 мең сум акча җыю турында килешкәннәр. Бу эшкә күпчелек зур өлешен керткән, хәтта читтә яшәүче якташлары да акча җибәргән. Нәтиҗәдә 190 мең сумнан артык акча җыелып, шушы суммага зират тирәсен тимер сетка белән...