23 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Депутат котлавы
Әлкилеләрне Корбан бәйрәме белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев тәбрик итте. "Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын йөрәктән исламның олуг бәйрәме - Корбан гаете белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм исламның изге урыннарына хаҗ кылуның төгәлләнүен белдерә һәм дин тотучыларны юмартлыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди, кешеләрне күп гасырлык әхлакый кыйммәтләр...
-
Корбан бәйрәме белән!
Мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итте. Ислам динен тотучы әлкилеләрне бу олы бәйрәм белән район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады. "Хөрмәтле мөселман райондашлар! Сезне ислам дөньясындагы иң мәртәбәле, иң мөбарәк һәм мөкатдәс бәйрәм - Корбан гаете белән ихластан тәбриклим. Корбан бәйрәмендә ислам диненә хас булган шәфкатьлелек, кешеләрне ярату, әхлаклылык...
-
Кыргый киндер үсентеләре юк ителгән
Район прокуратурасы Чуаш Кичүе авыл җирлегендә наркотик һәм психотроп матдәләр турындагы закончалыкның ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында законнарны бозу очраклары ачыкланды. Вадим Серобаба, район прокуроры ярдәмчесе. Чуаш Кичүе авылы янында гамәлдәге үләт базы бар. Аның тирә-юнен карап чыккач, үләт базы янындагы бөтен участокта кыргый киндер үсүе мәгълүм булды. "Наркотик һәм...
-
Мәктәптә экстремизм турында
Базарлы Матак урта мәктәбендә "Экстремизмга-юк!" дип аталган ата-аналар җыелышы үтте. Анда барлык сыйныф укучыларының әти-әниләре, шулай ук өлкән укучылар чакырылган иде. Җыелышта экстремизмның, террорчылыкның җәмгыятькә, ил иминлегенә нинди куркыныч белән янавы хакында сөйләштеләр. Укытучылар Сергей Платонов, Илнур Фәйзуллин шул турыда чыгыш ясадылар. "Экстремизмга-юк!" исеме астында укучылар агитбригадасы шигырьләр сөйләп, җырлар...
-
Урманчыларны тәбрикләү
"Әлки урманчылыгы" җитәкчесе Евгений Васяйчев районыбызның барлык урман хезмәткәрләрен узган якшәмбедә билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Урман байлыгын арттыру, аны саклау һәм дөрес файдалану өлкәсендә хезмәт куючы барлык коллегаларны, бүген лаеклы ялда булган хезмәт ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләп, нык исәнлек, хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләрендә бәхет, иминлек телим. Җәмгыятебез өчен бик...
-
Җиңүчеләр билгеле
Табигатьтә әбиләр чуагы хөкем сөрә. Сентябрьнең инде өченче ункөнлеге барса да, кояш җирне нурларына мул коендыра. Тышта җәйдәгечә җылы, көндезләрен хәтта эссе дә. Бакчалар да әле шау чәчәктә утыра. Шушы ямьле-гүзәл мәлдә без өч айга якын дәвам иткән "Иң матур бакча" бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Район газетасы игълан иткән бу бәйгене...
-
Инвалидларга дару кирәкмиме?
Федераль ташламаларга хокукы булучыларның алдагы елда бушлай дару алуны яисә аларны акчалата түләүгә алыштыруны хәл итү өчен нибары бер атна вакытлары калды. Әлки районында андыйлар 2845 кеше. Аларның 2054 е мәсьәләне акча файдасына хәл иткәннәр, ягъни дарулардан баш тартып гариза язганнар. Бу барлык льготалыларның 72,2 проценты дигән сүз. Татарстан буенча...