Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 6 октябрь 2015 яңалыклары

    • 6 октябрь 2015 - 13:03
      Караңгыда аклы кием ки
      1-10 октябрьдә Дәүләт автоинспекциясе "Җәяүле" декадасы үткәрә. Әлеге акция җәяүлеләрнең, шулай ук машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын кисәтү максатында оештырылды. Статистика мәгълүматларына караганда, юлда октябрь-ноябрь айлары аеруча хәвефле. Бу вакытта көн озынлыгы сизелерлек кыскара, ә эңгер-меңгердә, бигрәк тә яңгырда күз күреме бик начарлана. Юл хәрәкәте кагыйдәләре тәүлекнең караңгы вакытында...
      594
      0
      0
    • 6 октябрь 2015 - 12:53
      Сөйләшеп сүзләр бетмәде
      Үткән җомгада редакция компьютерлары ял итте. Кәгазь-ручкаларны да янга куеп тордык. Бу көнне без төрле елларда район газетасы редакциясендә эшләгән хөрмәтле өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Корбан бәйрәме көннәрендә без редакция коллективы исеменнән корбан чалдырдык. Өлкәннәр көне дә быел Корбан аена туры килде. Бу кышта редакция бинасында зур гына ремонт булды бит,...
      569
      0
      0
    • 6 октябрь 2015 - 10:56
      Бәйрәм ярминкәсе булды
      Шимбә көнне Базарлы Матакта үткән ярминкә Өлкәннәр көненә багышланган күпсанлы чараларның берсе булды. Дөрес, һава торышы ярминкәгә килүчеләргә көтелмәгән уңайсызлыклар тудырды, билгеле. Әмма авыл җирлекләре советлары, мәктәпләр, эшмәкәрләр, сәүдә предприятиеләре тырышлыгы белән сатып алучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерерлек товар ассортименты бар иде ярминкәдә. Алга таба көзге ярминкәләрне район җитәкчелеге башка авылларда да...
      415
      0
      0
    • 6 октябрь 2015 - 10:53
      Өлкәннәргә юристлардан бушлай киңәшләр
      Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 9 октябрьдә халыкны социаль яклау бүлегендә бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә. Бу көнне бүлектә 8.00-12.00 сәгатьләрдә адвокат Шамил Хәйруллин, 12.00-14.00 сәгатьләрдә прокурор урынбасары Луиза Хәйруллина әлкилеләргә төрле мәсьәләләр буенча юридик киңәшләр бирәчәк.
      556
      0
      0
    • 6 октябрь 2015 - 10:50
      Сентябрь туйлар ае булган
      Узган сентябрьдә районыбызда 13 нарасый дөньяга килгән, 11 гаилә төзелгән. Ай дәвамында ике пар аерылышкан, 24 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ә ел башыннан бирле 108 бала туган, 64 туй булган, 25 гаилә таркалган, 246 кеше вафат булган. Чагыштыру өчен: узган елның сентябрендә дә 13 бала туган булган, 10 никах теркәлгән, 3...
      510
      0
      0
    Реклама