12 октябрь 2015 яңалыклары
-
Малайлар атнасы
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 3 малай дөньяга килгән. Алар барысы да гаиләдә икенче балалар.
-
Бергәләп хәл итү ышанычлырак
Югары Матакта үткән авыл җыенында район җитәкчеләре, төрле оешмалар вәкилләреннән тыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева да катнашты. Татьяна Васильевна авыл халкына үзара йөкләнгән салымны җыю, исәпкә алу һәм алдан билгеләнгән максатка тоту тәртибен аңлатты. -Бу салымны җыю өчен махсус комиссия төзелә. Шушы комиссия әгъзалары һәр йортка кереп җайган...
-
Вероника беренче урында
Иске Тахтала мәктәбе укучысы Вероника Хәйруллина ирекле көрәш буенча Казанда СССРның спорт мастеры И.Шишкинов истәлегенә үткәрелгән турнирда беренче урынны алган. Вероника менә берничә ел инде балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе филиалында тренеры Рәмис Вафинда шөгыльләнә.
-
Киләсе елда россиялеләрне 30 көн бәйрәм көтә.
Россия хөкүмәтенең 2016 елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы карарында әнә шул хакта әйтелә. Яңа ел каникуллары ун көн дәвам итәчәк, ягъни 1-10 гыйнвар ял көннәре була. Моннан тыш, 2 һәм 3 гыйнвар шимбә-якшәмбегә туры килгәнгә, ике көн ял запаска да кала. Алары 7 мартка һәм 3 майга күчә. 21,22...
-
Безнекеләр калышмый
Казанда пенсионерлар арасында үткән "Компьютер Land: "Третий возраст"-2015" дип аталган конкурста безнең районнан пенсионер Валентина Желтухина катнашты. Ул 69 конкурсант арасында "MicrosoftWord 2007"дә иң яхшы эш" номинациясендә икенче, "Электрон хөкүмәт Дәүләт хезмәтләре" Интернет порталыннан файдаланып башкарган иң яхшы эш" номинациясендә өченче урынны яулады. Компьютерны бик әйбәт белгәне, конкурс биремнәрен тиз...