26 октябрь 2015 яңалыклары
-
Каратэчыларыбыз кшндәшләреннән өстен
"Алинә" спорт залында каратэ-киокусинкай кумите буенча республика ярышлары булып үтте. Бу ярышларда Татарстанның Кукмара районыннан тыш барлык районнардан 200 дән артык яшь спортчы (8-11 яшьлек кызлар һәм малайлар) катнашты. Шунысы сөенечле: безнең каратечылар 6 беренче, 4 икенче һәм 3 өченче урынны яулап, спортның бу төрендә көндәшләреннән өстен булуларын күрсәттеләр (көч...
-
Спорт сөючеләр активлаша
Чистай шәһәрендә бадминтон буенча зона ярышларында безнекеләр 4-5 нче урыннарны яулап, Казанда үтәчәк республика беренчелегендә катнашу хокукы яуладылар. Ә менә Авыл авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан милли көрәш буенча үткәрелгән Татарстан беренчелегендә Әлки батырларына уңыш елмаймады. Ә бит бу мәртәбәле ярышларда безнең районнан 10 көрәшче катнашты.
-
Язылучылар күп булган
Узган атнада "Әлки хәбәрләре"нә 1296 гаилә язылып өлгергән. Ә барысы киләсе елның беренче яртыеллыгына 3688 данә район газетасына подписка рәсмиләштерелгән. Түбән Кәчи, Иске Камка, Иске Салман һәм Ташбилге авыл җирлекләрендә район газетасына язылу буенча бирем 100 процентка үтәлгән. Гомумән алганда әлкилеләр 6973 данә газета-журналга язылганнар.
-
Белемнәрен тикшереп торалар
Бу атнадан башлап дүртенче, алтынчы, сигезенче сыйныфлар укучылары татар һәм инглиз телләреннән тест узачаклар. Тестлар бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру рәвешендә оештырыла. Гомумән, кечерәк сыйныфлардан ук төрле фәннәрдән тест тапшыру мәктәпләрдә елдан-ел киңрәк кертелә. Бу укучыларның алган белемнәрен системалы һәм даими төстә тикшереп тору өчен эшләнә. Ә 7-8 сыйныфлар укучылары узган...
-
Директорлар яңалык үзләштерә
Узган җомгада Базарлы Матак урта мәктәбендә үткән семинарда мәктәп директорлары белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыруда Сингапур технологиясен куллану хакында фикер алыштылар. Районыбыз мәктәпләрендә укытуның федераль дәүләт стандартлары дүрт ел элек кертелә башлады. Яңа стандартлар буенча белем алучы балалар быел бишенче сыйныфта укыйлар. "Әлеге укыту системасының төп үзенчәлеге шунда,...