25 ноябрь 2015 яңалыклары
-
25 ноябрь 2015 - 12:28Бюджет беренче укылышта кабул ителдеБүген район башлыгы Александр Никошин рәислегендә муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Анда 2016 елга район бюджеты беренче укылышта нигездә дефицитсыз кабул ителде. Киләсе ел бюджетының үзенчәлеге шунда - ул бары бер каледарь елга төзелгән. Бу илебез икътисадындагы билгесезлек белән бәйле. Утырышта быелның 10 аенда бюджет үтәлеше һәм 2016 елга...
-
25 ноябрь 2015 - 12:07Газын да тоташтырдыларЮгары Әлморзада күп балалы гаилә өчен төзелгән яңа йортка бу көннәрдә табигый газ тоташтырылды. Тәнзилә һәм Рәис Галиевлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Аларга быел күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча хөкүмәт программасы нигезендә яңа зур өй салынды. Әлеге йортны районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары, ятимнәр өчен торак, шулай...
-
25 ноябрь 2015 - 08:30Зурлар разрядына үрелгән«Патриот» клубына йөрүче 6 үсмер киокусинкай каратэ буенча Ульяновск өлкәсе ачык ярышларында катнаштылар. Уңыш Андрей Зиньковка елмайды: 50 килограммга кадәр үлчәүдә ул беренче урын яулады һәм спортның бу төре буенча беренче зурлар разряды нормасын үтәде.
-
25 ноябрь 2015 - 08:19Китапханәләр газета-журналларга язылдыРайон үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2016 елның беренче яртысына 100 дән артык төрдәге газета-журналларга подписка рәсмиләштерде. Моның өчен район бюджетыннан 247 мең сум акча түләнде. Басмалар арасында 55 журнал, калганнары - газеталар. Һәр авыл китапханәсенә бер федераль (гадәттә «Российская газета» яисә «Труд») газета, бер республика басмасы («Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан»), район...
-
25 ноябрь 2015 - 08:03Әбиләргә бушлай утын китергәннәрБазарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты кыш алдыннан берничә өлкән яшьтәге ялгыз әбигә утын хәзерләүдә булышкан. Килешү нигезендә башкарма комитета эшләүчеләр Равил Сафиуллин, Рөстәм Хәмидуллин, Алмаз Азизов урманда агач кисеп, анны утынга әйләндереп, машинага төяп, әбиләргә берәр «КамАЗ» әрҗәсе утын китереп биргәннәр.
-
25 ноябрь 2015 - 05:56Хәрби хезмәткә китәләрБүген көзге чакырылыш буенча Россия Кораллы Көчләрендә хезмәткә алты якташыбызны озаттылар. Егетләр Базарлы Матактан, Иске Әнҗерә, Югары Әлморза, Карга, Ташбилге авылларыннан. Чакырылыш башланганнан бирле армиягә 21 егетебез ките инде.