29 март 2016 яңалыклары
-
Әлки районында механизаторлар арасында иң югары хезмәт хакын хузангайлылар ала
Биш-ун елдан район басуларында кем эшләр? Механизаторларның уртача яше бик югары, күбесе пенсия чорына җитеп килә. Районда хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар, гаилә фермалары җитәкчеләре белән язгы кыр эшләре мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә сүз әнә шул җитди проблема турында да барды. Киңәшмә эше белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Район авыл хуҗалыгы...
-
Әгерҗедә – өч мәет
Узган шимбәдә Әгерҗедә Толстой урамындагы йортта янгын чыгып, өч кешенең гомере фаҗигале төстә өзелде.
-
Максим Галкин хастаханәгә эләккән
Максим Галкинны ашыгыч рәвештә Мәскәү өлкәсенең бер хастаханәсенә салганнар, дип хәбәр итә LifeNews.
-
Марат Башаров малай көтә
Танылган актер, тапшырулар алып баручы Марат Башаров Елизавета Шевыркова белән бергә яши башлаган иде. Тиздән Марат белән сөйгәненең уртак сөю җимеше - уллары туачак.
-
Аянычлы үлем
Татарстанда аянычлы үлемгә китергән хәлләрне әледән-әле ишетеп торабыз.
-
Әлки районының Салман авылындагы балалар приютында тәрбияләнүчеләр язгы каникулны күңелле үткәрә
Приюттагы алты бала Чистайда "Раздолье" савыктыру лагеренда ял итәләр. Шушы арада балаларны район үзәгендәге "Колос" кинотеатрына мультфильмнар карарга чакырганнар. Приютта көн саен уеннар, кичәләр, дискотекалар үткәрелә. Хәзер бу социаль сыендыру йортында 28 малай һәм кыз тәрбияләнә.
-
Әлки районының Алпар авыл җирлеге язгы ташуга әзер
Кече Чирмешән елгасы ярларыннан чыкса нинди саклык чаралары күрәсен, терлекләрне кая урнаштырасын алпарлылар әйбәт белә. Биредә язгы ташуны әзерлек белән каршылыйлар. Җаваплы хезмәткәрләрдән махсус комиссия төзелгән, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда кешеләрне эвакуацияләү планы булдырылган. Халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Дөрес, күпьеллык күзәтүләренә нигезләнеп, алпарлылар быел язгы ташу сулары...
-
Әлки районы Карга авылында яшәүче Габдулла һәм Наилә Гафиятуллиннар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр
Бу җиһанда сиңа тәгаенләнгән кешеңне табуы бәхет эшедер. Ә инде шул парың белән тигез озын гомер яшәргә язса, моны язмышның иң олы бүләге дип кабул итү тиешле. Карга авылыннан Габдулла абзый белән Наилә апа Гафиятуллиннар әнә шундый бәхетлеләр исәбеннән - бергә гаилә корып 60 ел яшиләр инде алар. Шушы гомердә...