Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 30 март 2016 яңалыклары

    • 30 март 2016 - 08:34
      Әлки районы музеенда мәктәп укучылары Әфганчы сугышчылар белән очрашты
      Сергей Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда Хузангай урта мәктәбе укучылары Әфганстан Республикасында хезмәт иткән якташларыбыз белән очрашты. Составында Әлки егетләре булган рота командиры подполковник Расих Җәләлов, Апак авылында туып үскән Фәннүр Гатауллин балаларга үзләренең сугышчан хезмәтләре, Хузангай егете Алексей Медиков, Чуаш Борнаеннан Иван Дулатов, Алпардан Ирек Сөләймановларның батырлыгы (бу...
      485
      0
      0
    • 30 март 2016 - 08:26
      Әлки каратэчылары Россия беренчелегендә катнашачаклар
      26-27 мартта Казанда үткән киокусинкай буенча яшүсмерләрнең Идел буе федераль округы ярышларында безнекеләр 5 алтын, 1 көмеш, 2 бронза медаль алып кайттылар. Ике көн дәвам иткән бу зур ярышларда төрле республика-өлкәләрдән килгән берничә йөз спортчы көч сынашкан. Әлки районы егетләре һәм кызлары үз үлчәмнәрендә бик әйбәт нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Базарлы Матактан...
      511
      0
      0
    • 30 март 2016 - 08:20
      Әлки районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ремонт бара
      Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын төзекләндерүгә Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2,1 миллион сум акча бүлеп бирде. Интернат бинасының барлык 59 тәрәзәсе пластик рамлыларга алыштырылды. Рәшит Сәлимов җитәкләгән "Пром Град Строй" җәмгыяте эшчеләре идәннәргә бетон җәя. Ремонт барышында ишекләр дә яңага алыштырылачак.
      584
      0
      0
    • 30 март 2016 - 08:16
      Әлки районында “Бердәм Россия” партиясенең башлангыч оешмалары утырышлары үтте
      "Бердәм Россия" партиясенең район җирле бүлекчәсенә караган 26 башлангыч оешмаларның барысында да утырышлар булып узды. Партиянең район бүлекчәсендә бүгенге көндә 1364 әлкиле әгъза булып тора, тагын 391 кеше теләктәшләр исемлегендә. Ә Базарлы Матакта башлангыч оешмалар алтау. Җыелышларда сентябрь аенда булачак РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында сөйләштеләр. Партия әгъзалары шулай...
      574
      0
      0
    • 30 март 2016 - 06:19
      «Ике яшьлек улым зиратта: «Әти, кайт!» – дип кычкырды»
      «Сөйгән ярыңның теге дөньядан сиңа эндәшә алмавын белә торып, җир йөзендә яшәүләре бик авыр икән. Гомерем буе саклармын, беркемгә бирмәм сине, дип әйткән иде. Гомерләре кыска булды Фирдүсемнең. Күккә карыйм да эч-серемне сөйлим. Гүзәлем, мин синең яныңда бит, дигән кебек, акрын гына җил исеп киткән кебек була…» Кайбыч районының Чүти...
      915
      0
      0
    • 30 март 2016 - 05:26
      Әлки районында ялган аракы саткан хатын-кыз хөкем ителде
      Район прокуратурасы Базарлы Матакта яшәүче Әлфия Петровага карата гаепләүне хуплады. Ә. Петрова РФ Җинаятьләр кодексының 238 нче маддәсе 1 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда - кулланучының тормышы һәм сәламәтлеге хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирмәүче товарны саклауда һәм сатуда гаепләнә. 2015 елның августында Әлфия Петрованың өеннән законсыз рәвештә спиртлы сыеклык сатып ятуы...
      570
      0
      0
    Реклама