Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Бердәм Россия” партиясенең башлангыч оешмалары утырышлары үтте

"Бердәм Россия" партиясенең район җирле бүлекчәсенә караган 26 башлангыч оешмаларның барысында да утырышлар булып узды. Партиянең район бүлекчәсендә бүгенге көндә 1364 әлкиле әгъза булып тора, тагын 391 кеше теләктәшләр исемлегендә. Ә Базарлы Матакта башлангыч оешмалар алтау. Җыелышларда сентябрь аенда булачак РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында сөйләштеләр. Партия әгъзалары шулай...

"Бердәм Россия" партиясенең район җирле бүлекчәсенә караган 26 башлангыч оешмаларның барысында да утырышлар булып узды.

Партиянең район бүлекчәсендә бүгенге көндә 1364 әлкиле әгъза булып тора, тагын 391 кеше теләктәшләр исемлегендә. Ә Базарлы Матакта башлангыч оешмалар алтау. Җыелышларда сентябрь аенда булачак РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында сөйләштеләр. Партия әгъзалары шулай ук 22 майда үтәсе праймериз хакында киңәшләштеләр. Быел беренче тапкыр "Бердәм Россия" партиясе, Дәүләт Думасына депутатлыкка иң лаеклы кандидатлар сайлап алуда барлык сайлаучыларны катнаштыру мөмкинлеге тудыра.

Утырышларда башка мөһим мәсьәләләр дә каралды. Шуларның берсе - 1 апрельдән старт алучы чисталык икеайлыгын тиешенчә оештыру һәм үткәрү, партия әгъзаларының өмәләрдә актив катнашуын тәэмин итү. Шулай ук партиягә яңа әгъзалар, теләктәшләр кабул итү турында да сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев