4 апрель 2016 яңалыклары
-
Әлки районында чакырылыш комиссиясе эшли башлады
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш буенча гражданнарны хәрби хезмәткә алуны оештыру өчен 1 апрельдән районда чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Беренче булып табиблар каравын быел уку йортларын тәмамлаячак студентлар (барлыгы 70 ләп егет) үткән. Гомумән алганда комиссиягә 200 ләп яшь кеше чакырылачак. Ә язгы чакырылыш барышында Россия Армиясенә 40 тан артык...
-
Прокуратура хезмәткәрләре кабул итә
8 апрельдә 10.00-11.30 сәгатьләрдә район прокуратурасы хезмәткәрләре Чуаш Кичүе авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында халыкны кабул итәчәк.
-
Әлки районы музеенда балалар Нәүрүз белән очрашты
С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда Базарлы Матак мәктәбе укучылары катнашында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. "Нәүрүз мөбарәкбад!" дигән сүзләр белән каршы алдылар биредә кунакларны. Балалар җыр-шигырь һәм биюләр белән кыш бабайны (аны музей хезмәткәре Гөлсинә Гәрәева уйнады) озаттылар һәм гүзәл Нәүрүзне (Рамилә Галиева) каршы алдылар. Музей хезмәткәрләре аларга Көнчыгыш халкының яраткан...
-
Әлки районында юл павильоннарын чистарталар
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы юл эшчеләре тукталышлардагы павильоннарны чистартуга керештеләр. 1 майга чаклы 62 павильонның барысы да һәм 1005 юл билгесе баганасы иске буяудан чистартылып, яңадан буялачак.