Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 6 апрель 2016 яңалыклары

    • 6 апрель 2016 - 08:05
      Әлки районы эшмәкәрләре урам сәүдәсенә каршы чыгалар
      Ашамлыклар белән урамда сату итүгә чик куелырмы? Ни өчен сорау зур булган агач материаллары үзебездә күбрәк җитештерелми? Әнә шул һәм көн кадагындагы бүтән мәсьәләләр хакында район эшмәкәрләр советының киңәйтелгән утырышында сүз барды. Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты. Эшмәкәрләр советы 10 кешене берләштерә. Аның белән Гөлсинә Дәүлиева җитәкчелек итә....
      431
      0
      0
    • 6 апрель 2016 - 07:55
      Әлки районыннан Олег Григорҗев кеше талаган өчен суд каршына басты
      Юхмачы авылында яшәүче Олег Григорьев кеше милкен талаган өчен суд каршына басты. Узган елның сентябрендә Юхмачыда ул бер хатын-кызның кулыннан ашамлыклар тутырылган пакетны тартып ала. Аның белән генә чикләнеп калмыйча, теге хатынның кесә телефонын да урлый һәм җинаять урыныннан кача. Әмма Олег Григорьев гадел хөкемнән качып котыла алмады. Тикшерү барышында...
      525
      0
      0
    • 6 апрель 2016 - 07:49
      Әлкилелер сәламәт булу өчен ни эшлиләр?
      Иртәгә бөтен дөньяда Сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Саулык - бүтән берни белән чагыштыргысыз кыйммәтле хәзинә. Ә сез үзегез сәламәт булу өчен ниләр эшлисез? Рәсим Гатауллин, урманчылык хезмәткәре, Апак авылы: -Физик хезмәт белән шөгыльләнәм. Көрәк-сәнәк белән күбрәк эшләсәң, тамагың да туя, саулыгың да арта. Ә диванда кырын ятып телевизор карау чир...
      508
      0
      0
    • 6 апрель 2016 - 07:46
      Фәридә Яруллина - кеше хокуклары буенча уполномоченныйның Әлки районында ярдәмчесе
      Моннан берничә ел элек гимназия директоры Фәридә Госман кызы Яруллинага көтелмәгән, әмма гаять кызыклы тәкъдим ясыйлар - Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның җәмәгать ярдәмчесе булып эшләргә. Үзе өчен бик үк таныш булмаган эшкә зур җаваплылык хисе белән алына ул. Шулай булмыйча, хәзер бит аңа үзләрен гаделсезгә рәнҗетелгән, хокуклары кысылган дип...
      530
      0
      0
    • 6 апрель 2016 - 06:42
      Әлки районыннан Эльза Хәсәнова республика конкурсында дүртенче урын алган
      Базарлы Матак урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Эльза Хәсәнова сәнгатьле уку буенча конкурста дүртенче урын алган. Ул IV Халыкара "Тере классика" конкурсының республика турнирында Борис Ганагоның "Машенька" дигән әсәрен сөйләп, 106 укучы арасында шундый уңышка ирешкән. Эльзаның остазы - укытучы Ләйсән Хәсәнова. Бу конкурсның район турында алтмышлап укучы катнашкан булган,...
      495
      0
      0
    • 6 апрель 2016 - 06:37
      Әлки районы укучылары роботлар ясыйлар
      Алабугада үткән робот техникасы буенча Бишенче республика ярышларында безнең укучылар призлы урыннар яуладылар. "Траектория" номинациясендә өлкән яшьтәгеләр арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Айдар Гыйматдинов, Алмаз Сәлахов беренче урынга лаек булдылар (укучыларның тренеры Лилия Сафина). Шул ук номинациядә Базарлы Матак мәктәбеннән Инсаф Шәйдуллин өченче урында (укытучылары Гөлназ Шәйхетдинова). Укучылар конструктордан...
      495
      0
      0
    • 6 апрель 2016 - 06:24
      Әлки баласы Айгизә өчен тавыш бирик!
      Базарлы Матак мәктәбенең 2 класс укучысы Яруллина Айгизә ТНВ каналында уза торган "Җырлы-моңлы балачак" бәйгесендә катнаша. 7 апрель 15.45 сәгатьтә аның чыгышын экраннардан карарга була. Шул сәгатьтән алып аның өчен тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен 5065 номерына Яшь сүзен язып пробел калдырып 016 диеп язарга һәм смс юлларга кирәк (Яшь...
      513
      0
      0
    Реклама