Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 29 апрель 2016 яңалыклары

    • 29 апрель 2016 - 11:30
      Әлки районы авылларында балалар мәйданчыклары төзелә
      1 июньгә кадәр районда тагын өч спорт һәм балалар мәйданчыклары төзелеп, нәни кулланучыларга тапшырылачак. Иске Тахталыдагы төрле уен җайланмалары, таганнар куелган балалар мәйданчыгы инде әзер. Базарлы Матакның Юл урамында футбол кырын һәм уен почмагын берләштергән мәйданчыкны төзүгә керештеләр (моны Строитель и К" оешмасы үз өстенә алган). Ә татар Борнаенда балалар...
      566
      0
      0
    • 29 апрель 2016 - 11:27
      Әлки районында телефон, интернет һәм цифрлы телевидение сыйфаты яхшыра
      Язгы-җәйге сезонда районда телефон элемтәсенең сыйфатын тагын да яхшыртачакбыз, диләр элемтәчеләр. Май аенда Алексеевск районара электр элемтәсе узелының Әлки цехы эшчеләре Базарлы Матакның Залаков урамындагы һава элемтә линияләрен җир астына салачаклар. Нәкъ шундый эш Каргада да эшләнәчәк. Июнь-июль айларында Иске һәм Яңа Чаллыга, сентябрьдә Борискинодан Иске Әнҗерә авылына оптик җепселле...
      739
      0
      0
    • 29 апрель 2016 - 11:23
      Депутат котлавы
      Әлкилеләрне Изге Пасха бәйрәме белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев котлады. "Христосның Яңадан тууын билгеләп үтүче православный христианнарны бу бөек бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу якты бәйрәм көнендә сезнең барлык өметләрегезнең һәм игелекле башлангычларыгызның тормышка ашуын, тынычлык һәм мәрхәмәт телим. Һәр туар көндә...
      525
      0
      0
    • 29 апрель 2016 - 11:19
      Изге Пасха белән!
      1 Майда билгеләп үтеләчәк Якты Пасха бәйрәме белән православие динендәге райондашларыбызны муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде. "Хөрмәтле райондашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм,-диелә котлауда. -Дөньядагы барлык христианнар өчен Изге Пасха үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату...
      510
      0
      0
    • 29 апрель 2016 - 11:17
      Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
      1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде. "1 Май - халыкның яратып көтеп ала торган бәйрәме. Элек "Тынычлык! Хезмәт! Май!" шигаре астында уза торган бу бәйрәмнең атамасы берникадәр үзгәрсә дә, асылы шул ук калды. Анда язгы уяну, яңарыш, хезмәт...
      567
      0
      0
    • 29 апрель 2016 - 08:11
      Әлки районында 9 Май – Җиңү көнен зурлап бәйрәм итәчәкләр
      Тиздән Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Безнең илдә яшәүче һәркем өчен кадерле бәйрәм ул, чөнки аның дәһшәте кагылмаган, яу кырында бабасын я әтисен югалтмаган, әбисе я апасына тыл хезмәтчәне булырга туры килмәгән гаиләләр юктыр ул. Шуңа күрә дә бу бәйрәмгә күңелләребездә аерым хис, аерым мөнәсәбәт...
      626
      0
      0
    • 29 апрель 2016 - 06:25
      Учак якканны спутниктан күзәтәчәкләр
      Тиздән янгынга каршы махсус режим игълан ителәчәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар күләме ике тапкырга артачак.
      459
      0
      0
    • 29 апрель 2016 - 05:24
      Коточкыч фаҗига: өч бала әниләре күз алдында янып үлгән (+фото)
      Башкортстанның Балтач районы Комъязы авылындагы фаҗига 27 апрель иртәсендә килеп чыккан.
      624
      0
      0
    Реклама