16 май 2016 яңалыклары
-
Әлки районында 22 майда тугыз санау участогында праймериз үтәчәк
Быел 18 сентябрьдә - Бердәм тавыш бирү көнендә - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау булачак. "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларны без 22 майда алдан тавыш бирү юлы белән билгеләячәкбез. Бу якшәмбедә узасы праймериз турында муниципаль район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов белән сөйләшәбез. -Рәшит Әбрарович, "Бердәм Россия"...
-
Әлки районында узган атнада ике малай, бер кыз дөньяга килде
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике малай, бер кыз дөньяга килгән. Бәбиләр барысы да гаиләдә беренче балалар.
-
Әлки районы укучысы Илдар Хәбибуллин ТР Юстиция министрлыгы бәйгесендә беренче урын алды
Базарлы Матак урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Илдар Хәбибуллин Татарстан Юстиция министрлыгы үткәргән шигырь сөйләү бәйгесендә беренче урынны алды. Илдар район үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм митингысында да сәнгатьле итеп шигырь сөйләп күпләрнең күңел кылларын тибрәтте.
-
Әлки районында мәктәп балалары арасында “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелде (ФОТО)
Чуаш Борнае урта мәктәбендә юл хәрәкәте яшь инспекторлары конкурс-фестиваленең мәктәп туры үткәрелде. Бәйге берничә өлештән торды. Башта балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тестлар тапшырдылар. Аннары беренче медицина ярдәме күрсәтүдә осталыкларын сынадылар. Конкурсның соңгы этабы район ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте инспекторы Риназ Җиһаншин катнашында узды. Ул балаларның велосипедта ни дәрәҗәдә оста...
-
Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың өченче уллары туды (ФОТО)
Илназ Баһ - Гүзәл Идрисова җырлы гаиләсе моңарчы инде ике ир-бала үстерә иде.