Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 14 июнь 2016 яңалыклары

    • 14 июнь 2016 - 11:02
      Әлки районында яфрак азык хәзерли башладылар
      Яшь маллар өчен кышкы чорга 50 мең пар яфрак себеркесе һәм 3500 пар дару үләннәре бәйләме хәзерләү бурычы куелды. Һәр елны оешма-предприятиеләр коллективлары терлекчеләргә яшь маллар өчен бик файдалы булган яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләүдә булыша. Быел да һәр хезмәт коллективына шундый бурыч җиткерелде. Яфрак азык хәзерләү өчен иң...
      460
      0
      0
    • 14 июнь 2016 - 07:12
      Әлки районы паркларында Россия көненә багышланган уен-викториналар булды
      11 июньдә Базарлы Матакның үзәк ял паркында Россия көненә багышланган сәяхәт-викторина булды. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар "Мин Россиядә яшим" уенында катнаштылар. Уен барышында балалар 9 станцияне уздылар. Тукталышларның һәркайсында илебез тарихы буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Белемнәрен тикшерү белән бергә, балалар Россия тарихы, аның күренекле шәхесләре...
      925
      0
      0
    • 14 июнь 2016 - 07:10
      Әлки районында авыл җирлекләре рейтингы төзелә
      Иске Чаллы, Иске Алпар, Ташбилге авыл җирлекләре район рейтингында ел башыннан бирле лидерлар исемлегендә. Авыл җирлекләре башкарма комитетларының эшен анализлау һәм бәяләү йөзеннән үткәрелүче рейтинг авыл тормышының күп юнәлешләре буенча билгеләнә. Халыктан сөт җыю, терлекләрне ясалма орлыкландыру эшләренең торышы, гаилә фермалары оештыру, авылда чисталык-тәртип урнаштыру, халыкның төрле дәүләт программаларыннан нәтиҗәле...
      671
      0
      0
    • 14 июнь 2016 - 07:06
      Әлки районында “Трактор-Прицеп” операциясе бара
      6 июньнән районда "Трактор-Прицеп" операциясе башланды. 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге республикакүләм акция шәхси хуҗалыклардагы техниканың төзеклегенә, хәвефсез файдаланылуына контрольне көчәйтү максатында үткәрелә. Районыбыз шәхси хуҗалыкларында бүген 533 трактор, 265 тагылма арба (прицеп) исәпләнә. Операция барышында әлеге техника җентекләп тикшереләчәк. Трактор һәм тагылма арбалар техник карау үткәнме, теркәлү документлары...
      513
      0
      0
    • 14 июнь 2016 - 05:21
      Әлки районында үткән атнада өч бала дөньяга килде.
      Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада ике кыз һәм бер малай дөньяга килгән.
      579
      0
      0
    Реклама