Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында яфрак азык хәзерли башладылар

Яшь маллар өчен кышкы чорга 50 мең пар яфрак себеркесе һәм 3500 пар дару үләннәре бәйләме хәзерләү бурычы куелды. Һәр елны оешма-предприятиеләр коллективлары терлекчеләргә яшь маллар өчен бик файдалы булган яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләүдә булыша. Быел да һәр хезмәт коллективына шундый бурыч җиткерелде. Яфрак азык хәзерләү өчен иң...

Яшь маллар өчен кышкы чорга 50 мең пар яфрак себеркесе һәм 3500 пар дару үләннәре бәйләме хәзерләү бурычы куелды.

Һәр елны оешма-предприятиеләр коллективлары терлекчеләргә яшь маллар өчен бик файдалы булган яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләүдә булыша. Быел да һәр хезмәт коллективына шундый бурыч җиткерелде.

Яфрак азык хәзерләү өчен иң кулай вакыт җитте. Аны бөтен төр яшь агач ботакларыннан бәйләргә мөмкин. Яфрак себеркесе өчен бигрәк тә юкә, чикләвек агачларының яшь ботаклары әйбәт. Шулай ук тал, имән, каен, усак агачларыннан да хәзерләргә була. Ә дару үләненә елга буйларында, үзәнлекләрдә үскән кычыткан, ромашка, тукранбаш, ут үләне, йонча, арышбаш яхшы.

Себерке бәйләү бик ансат. Ул мунча себеркесе сыман эшләнә. Әмма ботаклары бераз озынрак - уртача 70 сантиметр итеп алына. Яфрак себеркесен дөрес итеп киптерергә дә кирәк. Шул чагында гына андагы витаминнар әйбәт саклана. Киптерү өчен иң кулай урын - ышык, җилләтелә торган бина.

Яшь агач ботакларында протеин, аминокислоталар, каротин, күп микътарда май һәм башка минераль матдәләр тупланган. Кышкы айларда бозаулар организмын витаминнарга баету өчен яфрак азык алыштыргысыз санала.

Безнең редакция коллективы соңгы елларда яфрак азыкны Чуаш Кичүе терлекчелек комплексы өчен хәзерли. Шушы арада комплекста булганда аның җитәкчесе Рафаэль Зәйдуллиннан шул хакта кызыксындым. Без ташыган витаминлы себеркеләрне маллар яраттымы соң, дим.

-Ничек кенә яраталар әле! Бозаулар чыбыгына кадәр калдырмыйча ашап бетерәләр себеркеләрне,-ди җитәкче.-Җәйге айларда байтак учреждениеләр коллективлары безгә яфрак азык, дару үләннәре хәзерләшәләр. Без аларга бик тә рәхмәтле. Әлеге яшел нигъмәтләрнең яшь малларга файдасы әйтеп бетергесез бит. Ә бездә бозаулар күп - 600 баштан артык.

Биредә инде яфрак азыкны киптерү, урнаштыру өчен биналарны да көйләп куйганнар.

-Комплекска китерелгән яфрак азыкны бик теләп кабул итәбез һәм бер генә себеркесен дә әрәм итмичә малларга ашатып бетерәчәкбез,-ди Рафаэль Зәйдуллин.

Яфрак азык хәзерләүгә старт бирелде. Һәр коллектив әлеге эшкә кичекмәстән керешсен иде. Атна саен дүшәмбе киңәшмәсендә яфрак азык хәзерләү буенча нәтиҗәләр ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев