15 июль 2016 яңалыклары
-
Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә борчакны теземнәргә сала башладылар
"Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгытендә борчакны теземнәргә салуга керештеләр. Биредә быел борчакны 1600 гектарда чәчтеләр. Ике-өч көн элек аны "МагДон" чапкычлары белән урдыра башладылар. Әлеге культура 1 мең гектарда теземнәргә салынды инде. Бүген-иртәгә бу кырларга бөртек суктыру комбайннары да төшәчәк. *** Узган атнада Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм...
-
Әлки районының эшмәкәрләр советы рәисе Гөлсинә Дәүлиева туган авылында да игелекле эшләре белән мәгълүм
Районыбызның иң булдыклы эшмәкәрләренең берсе Гөлсинә Дәүлиева үзенең туган авылында да игелекле эшләр башкара икән. Гөлсинә ханымның Кама Тамагы районында туган авылы Олы Кариле якташлар җәмгыяте рәисе булуын белә идек. Шушы арада алар туганнары, дус-ишләре белән Олы Кариледә Авыл бәйрәме үткәргәннәр. Дәүлиевлар авыл өчен тагын бер зур игелек эшләгәннәр -...
-
Әлки районында иң күркәм йорт һәм учреждение бинасы бәйгесенә ай саен нәтиҗә ясала
Иң матур йорт һәм бина, иң күркәм урам бәйгесенә җәен ай саен нәтиҗә ясалачак. Матур, чиста-пөхтә яшәү үзеңә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә күңелле. Йорт-җиреңне, оешма-учреждение тирәсен тәртиптә тоту, бакчаңа чәчәкләр утыртып үстерү әллә ни авыр хезмәт тә түгел. Ә бу күңелгә күпме шатлык бирә, тормышны ямьләндерә. Әнә шуны күздә тотып, районда...
-
Зөлфәт Зиннуров икенче кызына кем дип исем кушкан?
- Котлауларыгыз өчен рәхмәт! Кызыбыз 8 июль көнне дөньяга аваз салды.