8 август 2016 яңалыклары
-
Әлки районыннан Никита Зиньков Куркачида хәрби әзерлек үткән
Базарлы Матактан Никита Зиньков бер атналык хәрби курслар үтеп, югары нәтиҗәгә ирешкән. Никита кечкенәдән кекусинкай-каратэ белән шөгыльләнә. Ул республика һәм ил күләмендә үткән ярышларда югары нәтиҗәләргә иреште. Егет спорт мастерлыгына кандидат. Яше тулып, киләсе елда Никита хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Ул дестантчы булып хезмәт итәргә хыяллана, үзен шуңа әзерли. Әле...
-
Соль-Илецк тозлы күлендә 54 яшьлек татарстанлы батып үлгән
Ир-атның танышлары ярдәм сорап кычкырган
-
Әлки районының мәдәният хезмәткәрләре балалар белән шөгыльләнә
Мәдәният хезмәткәрләре җәйге каникуллар вакытында балаларны игътибарсыз калдырмыйлар, алар өчен төрле чаралар үткәрәләр. Узган атнада Түбән һәм Югары Кәчи авылалары клублары хезмәткәрләре шунда яшәүче балаларны культпоходка чакырды. Ә Чуаш Кичүе клубында "Мәңгегә бергә!" дигән конкурс үтте. Кошки китапханәсендә яшь укучылар өчен туган як турында викторина уздырганнар, Иске Әнҗерә клубында укучыларның...
-
Әлки районының Базарлы Матак авылында гиподинамия белән көрәшәләр
Базарлы Матакның үзәк паркында хәрәкәтне данлап акция үткәрделәр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Эллада Плаксина паркка килүчеләргә аз хәрәкәтләнүнең - гиподинамиянең шикәр диабеты, йөрәк ишемиясе, артроз, остеохондроз кебек авыруларга китерүе турында кисәтте. Аннары 10 сыйныф кызлары күмәк бию - флешмоб ярдәмендә парктагыларны хәрәкәтләнергә чакырдылар. Кич буе парктагылар кем ничек...
-
Әлки районы басуларыннан бушлай салам алыгыз
Авылларга янәшә басуларда шушы тирәдә яшәүчеләр алсын өчен салам калдырылды. Аны хәзердән туплап калу җайлы. Моның өчен рөхсәт сорап торасы да юк, кырга барып, үзеңә кирәк кадәр саламны теземнәрдән җыеп алырга гына. Әмма моны тиз арада эшләргә кирәк - атна ахырына кадәр кырларны саламнан бушату зарур. Аннары инде басуларга тракторлар...
-
Әлки районына күчмә флюорография килә
Район авылларында күчмә флюорография җайланмасы эшли башлады. Автомобильгә урнаштырылган күчмә пунктларда булып, Апак, Каракүл, Югары һәм Түбән Әлморза, Юхмачы, Чиябаш авыллары халкы сәламәтлекләрен тикшертеп өлгерде инде. Алдагы көннәрдә күчмә флюорография пункты Әхмәт, Чуаш Кичүе, Иске Әнҗерә, Борискино, Карамалы авылларында эшләячәк. Флюорографияне 15 яшьтән өлкәнрәк һәркем даими үтәргә тиеш. Бу тикшерү...
-
Әлки районы Иске Камка җирлеге башлыгына Рәхмәт хаты тапшырылды
Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәровка муниципаль органнарда озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан район хакимиятие башлыгы Александр Никошин Рәхмәт хаты тапшырды.
-
Әлки районының Түбән Биктимер авылында якташлар очрашты
Түбән Биктимердә шимбә, 6 августта, авыл көне үткәрелде. Туган якларын сагынып кайтучылар, шул авылда яшәүчеләр көн кызуы бераз сүрелгәч, клублары каршына җыелдылар. Биредә инде чәй өстәлләре куелган иде. Килүчеләрнең һәркайсы уртак табынга үз күчтәнәчләрен куйды. Олырак әбиләрне, басып торып арымасыннар диптер, табын янына чакырдылар. Ә яшь як авыл клубы җитәкчесе...