Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 17 август 2016 яңалыклары

    • 17 август 2016 - 14:13
      Әлки районында үзара салым буенча референдум ноябрьнең өченче якшәмбесендә үтәчәк
      Киләсе елга үзара салым буенча референдум быел ноябрьнең өченче якшәмбесенә билгеләнде. Республикада хәзер үзара салым билгеләү буенча референдум билгеле бер көндә үткәреләчәк. Татарстан муниципаль берәмлекләр советы президиумы әнә шундый карар кабул итте. Районыбызда әлеге референдум гадәттә ел башында уза иде. Аның документларын рәсмиләштерү, халыктан акча җыя башлау эшләре сузылды. Шунлыктан...
      610
      0
      0
    • 17 август 2016 - 13:24
      Әлки районында урак төгәлләнде
      Районыбыз игенчеләре, 30 мең 572 гектарда үстерелгән игеннәрне җыеп суктырып, республикада беренчеләрдән булып иртә культуралар урагын төгәлләделәр. Урып-җыю эшләренә беренче булып "Хузангай" җәмгыяте комбайнчылары керешкән иде. Алар быелгы уңышны теземнәргә салып суктырдылар. Нәтиҗәдә амбарларга бөртек коры килеш салынды. Шулай ук "Кызыл Шәрык-Агро"ның Базарлы Матак элеваторы да быел беренче мәртәбә бөртекне...
      478
      0
      0
    • 17 август 2016 - 10:48
      Әлки районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр музейда һәм чиркәүдә булдылар
      Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр төрле экскурсияләргә еш йөриләр. Күптән түгел алар Хузангай-Сихтермәдәге танылган шагыйрь Педер Хузангай музеенда булып кайттылар. Аларны биредә музей директоры Олег Мурзин, башка хезмәткәрләр бик ачык каршы алдылар. Олег Витальевич кунакларга чуаш шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннары кунакларга кечкенә генә концерт та күрсәттеләр...
      696
      0
      0
    • 17 август 2016 - 07:05
      Әлки районының Иске Алпар авылында яшәүчеләр яңа абзарлар төзиләр
      Иске Алпарда яшәүче Рәис Мәхмүтов һәм Рамил Зәйнуллиннар сыерлар асрау өчен бу җәйдә яңа сарайлар төзүгә керешкәннәр. Алар инде төзелеш эшләрен тәмамлап килә. Терлекчелек бинасы төзүчеләргә бирелә торган 200 мең сумлык субсидия алу өчен документлар әзерләп тапшырганнар, инде акча килгәнне генә көтәсе калган. Хәзерге вакытта Рәис Мәхмүтов хуҗалыгында 4 баш,...
      648
      0
      0
    Реклама