Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр музейда һәм чиркәүдә булдылар

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр төрле экскурсияләргә еш йөриләр. Күптән түгел алар Хузангай-Сихтермәдәге танылган шагыйрь Педер Хузангай музеенда булып кайттылар. Аларны биредә музей директоры Олег Мурзин, башка хезмәткәрләр бик ачык каршы алдылар. Олег Витальевич кунакларга чуаш шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннары кунакларга кечкенә генә концерт та күрсәттеләр...

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр төрле экскурсияләргә еш йөриләр.
Күптән түгел алар Хузангай-Сихтермәдәге танылган шагыйрь Педер Хузангай музеенда булып кайттылар.
Аларны биредә музей директоры Олег Мурзин, башка хезмәткәрләр бик ачык каршы алдылар. Олег Витальевич кунакларга чуаш шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннары кунакларга кечкенә генә концерт та күрсәттеләр - шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, гармун уйнап җырлар башкардылар.
Музейдан чыккач, сәфәрчеләр биредәге чиркәүдә дә булдылар.
Интернат-йортта яшәүчеләр үзләренә шундый кызыклы һәм эчтәлекле сәфәр оештырганнары өчен Юхмачы мәктәбе директоры Петр Чулковка, музей директоры Олег Мурзинга бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев