1 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында Белем көне –Түбән Кәчи мәктәбе капиталь ремонттан соң укучыларны кабул итте
"Балачактан бирле без йөрәкләребездә тәүге кыңгырау һәм беренче укытучыларыбыз зур тормышка юллама биргән яраткан мәктәбебез турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Үсә төшкәч мәктәптә алынган бәясез байлыкны югары белем бирү йортларында, техникумнарда арттырырга тырышабыз. Олыгая барган саен туплаган белем һәм тәҗрибәбезне үсеп баручы буын белән уртаклашабыз" (Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатеннән)...
-
Әлки районында август аенда 12 гаилә төзелгән, 11 бала туган
Август аенда районыбызда 12 гаилә төзелгән, 11 бала дөньяга килгән. Шунысы көенечле: 25 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән, 3 пар аерылышкан. Ел башыннан бирле 108 бала туган, 57 пар кавышкан, 184 кеше вафат булган, 20 гаилә таркалган. Чагыштыру өчен: 2015 елның августында 12 бала туган, 11 туй булган, 16 кеше үлгән, 5...
-
Әлки районының Кошки һәм Карга авыл җирлекләренә Президент машина бүләк итте
Республика көне алдыннан Кошки һәм Карга авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан "Шевроле Нива" автомашинасы ачкычын алды. Конкурста катнашып, җиңү яулаган авыл җирлекләренә әнә шундый бәхет елмайды. Бәйрәм алдыннан республиканың 93 муниципаль берәмлегенә, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә эшләүче 7 учреждениегә машиналар бүләк ителде. Президент бүләгенә лаек...