30 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы газетасына 13-23 октябрьдә арзанрак бәягә язылырга була
"Язылу декадасы" вакытында "Әлки хәбәрләре"нә арзанрак бәядән язылырга мөмкин булачак. Декада 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр үткәрелә. Бу чорда"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте басмаларына язылу бәяләренә ташлама ясала. Безнең район газетасына "Язылу декадасы" көннәрендә 6 айга подписканы 555,72 сумга рәсмиләштерә аласыз. Бу мөмкинлектән файдаланып калыгыз!
-
Парлы гомер – зур бәхет
-Президент белән очрашуга барасыбызны белгәч, бик дулкынландык. Ә инде Казан Кремленең зиннәтле кабул итү залына аяк баскач, күңелләрне бөтенләй хисләр өермәсе биләп алды. Менә залга хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Президент килеп керде. Илбашының үзен бик гади тотуы, ягымлылыгы, ихласлыгы залдагы киеренкелекне бетерде дә куйды, дустанә, рәхәт мохит урнашты. Август...
-
Әлки районы вәкилләре иртәгә Казанның Дәрвишләр бистәсендә Өлкәннәр көне хөрмәтенә ярминкә үткәрә
Ярминкәдә фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, һәм, гомумән, авыл кешеләре терлек һәм кош ите, сөт ризыклары, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр белән сәүдә итәчәк. Казан халкына авыл нигъмәтләренең иң сыйфатлысын, тазәсен алып баралар һәм чагыштырмача арзан бәяләрдән саталар. Шулай итеп, өлкәннәр үз бәйрәмнәрендә тәмле авыл ризыклары белән сыйлана алачак. Ярминкәгә район мәдәният хезмәткәрләре...
-
Дуңгызларның Африка чумасы Әлки районы чикләренә якынлашты
Нурлат районының урман эчендә урнашкан кечкенә генә Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта үлгән дуңгызда африка чумасы табылган. Ягъни, терлек шушы куркыныч авырудан үлгән. Шулай итеп, Кама аръягындагы 7 район, шул исәптән без дә куркыныч янаучы зонага кергәнбез. Мондый катлаулы хәлдә базарда дуңгыз ите һәм аннан әзерләнгән ашамлыкларны сату, дуңгызларны хуҗалыкларга,...
-
Әлки районында 6 октябрьдә өлкәннәр арасында “Казан өчен тавыш бирәбез” акциясе үткәрелә
6 октябрьдә Базарлы Матактагы үзәк ял паркында "Казан өчен тавыш бирәбез" дигән акция үткәрелә. Бу чара Өлкәннәр декадасы кысаларында оештырыла. Районның барлык авылларыннан җыелган өлкәннәребез 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренеше булсын өчен тавыш бирәчәк. Кесә телефоннарыннан тавыш бирергә аларга мәктәп балалары ярдәм итәчәк. Акция барышында укучыларның флешмоб күрсәтүе,...
-
Дөньяга өч ата-анадан яралган беренче бала туган
Абрахим Хәсән исемле малай биш ай элек туган. Экспертлар аның тууын революция дип атый.
-
ТАТАРСТАНДА УРТАЧА ХЕЗМӘТ ХАКЫ НИЧӘ СУМ?
Уртача хезмәт хакы 30 мең була язган