14 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әби-бабайларны асрамага алучы булырмы?
Гомер уртасын узган, олыгаюга киткән һәркем бәхетле картлыкка өмет тотадыр, балалары, оныклары кайгыртуына, ярдәм итәсенә ышанадыр. Ә менә ышаныр-өметләнер кешесе булмаганнарга нишләргә? Үз-үзен карый алмый башласа, кемгә таянырга? Әйе, хәзер һәр районда диярлек өлкән яшьтәгеләр өчен пансионат яисә интернатлар ачылды, ялгыз, караучысыз әби-бабайлар үзләре үк шундый учреждениеләргә җибәрүне сорыйлар. Башкага...
-
Сәламәтлек саклауга чыгымнар кими
2017 елда сәламәтлек саклауга чыгымнар азрак тотылачак. Россия хөкүмәте 2017 елда сәламәтлек саклауга чыгымнарны 33 процентка киметергә карар кылды. Бу финанс министрлыгы бәян иткән бюджет турындагы закон проектында күренә. "Сәламәтлек саклау" статьясы буенча ассигнованиеләрнең гомуми күләме киләсе елда 362 млрд. сум тәшкил итәчәк. Ә быел ул 544 млрд. сум иде....
-
Әлки районында һәр сыердан 13,8 килограмм сөт савалар
Районыбыз сөтчелек буенча республикада иң уңышлы эшләүчеләр рәтендә. Бездә тәүлегенә 129 тонна сөт савыла. Бу узган елның шул чорындагыдан 101 тоннага күбрәк. Районыбыз терлекчеләре һәр сөтбикәдән уртача 13,8 килограмм сөт савып алалар.
-
Татарча диктант яздыралар
29 октябрь көнне Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Казахстан (Павлодар) һәм Кыргызстанда (Бишкәк) татар теленнән белемнәрне тикшерү буенча "татарча диктант" узачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Диктант өчен берәр татар авторының әдәби әсәре кулланылачак. Казанда КФУ да Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында...
-
Алданмагыз - ялган СМСлар
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат-хезмәте тагын бер мошенниклык гамәлләре турында хәбәр итә.
-
Әлки районында яшәүче 555 кеше социаль пакетны сайлаган
2017 елда социаль хезмәтләр җыелмасын дару яисә башка ташламалар сыйфатындамы, әлла акчалата эквивалентын алыргамы? Моны районда яшәүче һәм ташламага хокукы булган 2452 кешенең һәркайсы үзенчә хәл итте. Ташламаларны 555 кеше, акчалата түләүләрне 1897 кеше сайлаган. 1 октябрьгә кадәр яңа карар кабул итеп, 144 әлкиле гыйнвардан акча урынына дару ала башлаячак.
-
Әлки районы: тугыз бала гаиләле булган
Гаиләләренә ятимнәрне сыендыручы мәрхәмәтле кешеләр күп бездә. Быел да өч гаилә 9 баланы тәрбиягә алган. Аларның берсе берьюлы 4 балага күңел җылысы бүләк иткән. Тагын дүрт гаилә опекага балалар алу теләге белән чиратта тора. Мондый гаиләләр Чистай шәһәрендә махсус курс үтәләр. Балаларны опекунлыкка алучылар да бар. Шундый өч гаиләдә сабыйлар...
-
Әлки районы: мәдрәсә белән балалар лагере корпусы газлаштырыла
"Алькеевоспецстрой" җәмгыяте эшчеләре "Яшь имәннәр" лагерында быел төзеп куллануга тапшырылган яңа корпуска һәм Базарлы Матактагы өлгереп килүче мәдрәсә бинасына, яңа өйләргә газ кертү белән шөгыльләнәләр. Бу эшне эретеп ябыштыручы Наил Гайнетдинов, монтажчылар Фидаис Кәримов, Вәсил Мифтеев башкара. Ә икенче атнада егетләр Сихтермә-Хузангайда төзелгән арендага бирелә торган өйләрне газлаштыруга керешәчәк.
-
Йөрәк авыруларыннан дәва табылган
Табиблар бу хәбәрне һәркем белергә тиеш ди.