14 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия отряды Чистайда узган спорт бәйгесендә икенче урын алды
Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең "Ритм" хокук бозуларны профилактикалау отряды Чистайда үткән спорт ярышларында икенче урын алды. "Бергә старт алабыз" исеме астында узган әлеге спорт бәйрәме Татарстан "Динамо" җәмгыятенең 90 еллыгына багышланды. Укучылар анда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр, спорт эстафеталарында катнаштылар. "Ритм" һәр бәйгедә әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте һәм, икенче...
-
Яңа ел яллары кыскара
Россия Хезмәт министрлыгы әзерләгән карардан күренгәнчә, киләсе елда яңа ел каникулы үткән еллардагыга караганда кыскарак булачак. 2017 елда 1 гыйнвардан 8 енә кадәр ял итәчәкбез. 1 һәм 7 гыйнвар болай да бәйрәм көненә туры килгәнлектән, ул яллар чираттагы бәйрәмгә күчерелеп, дүрт көн - 23-26 февраль көннәрендә ял итәчәкбез. Киләсе елда...
-
Әлки районында мәгариф хезмәткәрләре барысы да грипптан вакциналанган
Район мәгариф хезмәткәрләре барысы да гриппка каршы прививка ясатканнар. Бушлай вакциналау өчен районга 6170 доза препарат кайтарылган. План - 7420 кешегә прививка ясау. Аларның 1840 ы - балалар. Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, балаларның да һәммәсенә прививка ясаганнар. "Грипп эпидемиясе гыйнвар ахыры-февраль башында гына көтелә әле. Димәк,прививка ясатып өлгерергә була, чөнки бу...
-
Әлки районы: торак йортта янгын ут төртү аркасында чыккан дип фаразлыйлар
Быел районыбызда 16 янгын теркәлгән (узган елда 23 тапкыр ут чыккан булган). Янгында бер кешенең гомере өзелгән, ә матди зыян 613 мең сумнан артык. Янгыннарның соңгысы кичә, 13 ноябрьдә, Базарлы Матак авылында була. Шаһимәрдәнов урамында шәхси йорт эчендә чыккан ут өй җиһазларына зур зыян сала. Бәхеткә, өйнең үзен саклап кала...
-
Әлки районында ГТО нормативларын тапшыра башлыйлар
16 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр "Алинә" спорт залына килеп, Бөтенроссия ГТО нормативларын үтәп булачак. Биредә моның өчен шартлар бар, шулай ук спортзалның тестлаштыру үзәгендә һәркемнең нәтиҗәләрен компьютерга да кертеп булачак.
-
Әлки районында “кайнар эздән” өч җинаять ачылган
Узган атна дәвамында район эчке эшләр бүлекчәсендә төрле җинаять һәм вакыйгалар хакында 30 хәбәр алынган. "Хузангай" җәмгыятеннән матди кыйммәткә ия әйберләр (бөртек, тимер торбалар һ.б.) урлау белән бәйле 3 җинаять ачылган. Каракларны кайнар эздән тоту - полиция участок уполномоченныйлары тырышлыгы нәтиҗәсе.
-
Әлки районында үзара салым буенча 16-19 ноябрьдә алдан тавыш бирергә мөмкин булачак
Бу атнаның якшәмбесендә авыл җирлекләрендә үзара йөкләнгән салым буенча референдумнар үтәчәк. Сайлаулар һәм референдумнар турында гамәлдәге закончалык гражданнарга алдан тавыш бирү мөмкинлеген гарантияли. Шуңа күрә сайлау участокларында 16 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә, 19 ноябрьдә 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. 20 ноябрьдә сайлау...
-
Әлки районында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу акциясе башланды
14 ноябрьдән 24 енә кадәр Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрелә. 2005 елдан бирле, БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән, һәр елны ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл аварияләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты - юллардагы үлем-җитем проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Дөньяда көн...