24 ноябрь 2016 яңалыклары
-
24 ноябрь 2016 - 09:25Әлки район үзәк хастаханәсендә “Кайнар линия” эшләячәк30 ноябрьдә район үзәк хастаханәсе "кайнар линия" ачачак. Иртәнге 9-10 сәгатьләр арасында 2-00-65 телефоны белән шылтыратып, үзегезне кызыксындырган сорауларны халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына карата фикер-тәкъдимнәрегезне табибларга җиткерә аласыз. Алдан язмача да мөрәҗәгать итәргә, билгеләнгән көнне "кайнар линия" эшләгән җиргә килергә дә була.
-
24 ноябрь 2016 - 09:20Әлки районы пенсионерларына 5 мең сумлык түләүне 2017 елның 15 гыйнварыннан соң тараталарГыйнвар аенда пенсионерларны сөенечле вакыйга көтә: 2016 елның 31 декабренә пенсионер булган һәм пенсия алып торган кешеләргә Россия Президенты Указы белән 5 мең сум акча биреләчәк. Районда аны 6458 пенсионер алачак. Ике урыннан пенсия алучыларга (әйтик, хәрбиләргә) бу акча Пенсия фонды аша түләнәчәк. 5 мең сумлык "бәхетне" почта я кредит...
-
24 ноябрь 2016 - 09:13Әлки районы: Бюджет проекты буенча тыңлаулар28 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә Базарлы Матакның "Колос" кинотеатрында Әлки районының 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары үткәрелә. Проект районның рәсми сайтында (alkeevskiy.tatarstan.ru) урнаштырылган.
-
24 ноябрь 2016 - 05:48Әлки районында укучыларның белем сыйфатын тикшерәләрХәзер уку елы дәвамында барлык фәннәрдән укучыларның белемнәрен тикшереп торалар. Дүртенче сыйныфтан башлап унберенчегә кадәр чирек саен белем сыйфатын бәяләү буенча тестлар үткәрелә. Барлык фәннәрдән тест сораулары республика мәгариф һәм фән министрлыгыннан җибәрелә. Укучылар эшләре тикшерү өчен шулай ук министрлыкка юллана. Чыгарылыш сыйныфлар укучылары БДИны да сынау рәвешендә тапшырып карыйлар....
-
24 ноябрь 2016 - 05:47Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары бәйгеләрдә призлы урыннар ала1-5 сыйныфлар командалары арасында үткәрелгән республика бәйгесендә Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең "Акыллылар" командасы өченче урынны алды. Әлеге бәйгедә республика мәктәпләреннән 166 команда катнашкан иде. 2-6 сыйныфлар укучылары арасында республика олимпиада үзәге үткәргән "Әдәби марафон" олимпиадасында исә гимназиянең 5 укучысы әдәбият фәненнән белемнәрен сынаган. Айлина Фәхретдинова, Елизавета Шәрәфиева олимпиада призерлары булганнар....
-
24 ноябрь 2016 - 05:46Әлки районының Чуаш Кичүе авылында ата-аналар соравы буенча көрәш секциясе эшли башладыЧуаш Кичүендә көз башында үткән җыенда Радик Вәлиев авылда балалар өчен көрәш секциясе оештырасы иде, дигән мәсьәлә күтәргән иде. Әлеге мөрәҗәгатьнең ничек хәл ителүе хакында без район балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамис Вафиннан белештек. Аның әйтүенчә, Чуаш Кичүендә көрәш секциясе эшли икән. "20 бала көрәш белән шөгыльләнергә теләк...
-
24 ноябрь 2016 - 05:33Үргәгар авылында яшәүче Хәлиуллина Румия Карип кызының 24 ноябрьдә туган көнеҮргәгар авылында яшәүче Хәлиуллина Румия Карип кызының 24 ноябрьдә туган көне. Кадерле әниебез! Сине чын йөрәктән 55 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, әтиебез һәм кечкенә энебез гаиләсе белән якыннарыңның игелеген күреп мул тормышта яшәвеңне телибез. Иң изге...
-
24 ноябрь 2016 - 05:23Шәрифулла Сәмигулла улы белән Наимә Әхмәтгәрәй кызы Хәйруллиннарның бергә тормыш коруларына 45 ел булаБазарлы Матакта гомер итүче Шәрифулла Сәмигулла улы белән Наимә Әхмәтгәрәй кызы Хәйруллиннарның бергә тормыш коруларына 24 ноябрьдә 45 ел була. Кадерле әти-әни, дәү әти-дәү әни! Шатлык-куанычларда да, авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, җан җылысын тоеп 45 ел гомер кичерәсез. Сез тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез. Киләчәктә...