Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Чуаш Кичүе авылында ата-аналар соравы буенча көрәш секциясе эшли башлады

Чуаш Кичүендә көз башында үткән җыенда Радик Вәлиев авылда балалар өчен көрәш секциясе оештырасы иде, дигән мәсьәлә күтәргән иде. Әлеге мөрәҗәгатьнең ничек хәл ителүе хакында без район балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамис Вафиннан белештек. Аның әйтүенчә, Чуаш Кичүендә көрәш секциясе эшли икән. "20 бала көрәш белән шөгыльләнергә теләк...

Чуаш Кичүендә көз башында үткән җыенда Радик Вәлиев авылда балалар өчен көрәш секциясе оештырасы иде, дигән мәсьәлә күтәргән иде.

Әлеге мөрәҗәгатьнең ничек хәл ителүе хакында без район балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамис Вафиннан белештек. Аның әйтүенчә, Чуаш Кичүендә көрәш секциясе эшли икән. "20 бала көрәш белән шөгыльләнергә теләк белдерде. Без алар белән атнага ике тапкыр авыл мәдәният йортында күнегүләр ясыйбыз. Балаларның омтылышы зур, бик тырышалар. Без әлегә билбау көрәшенә өстенлек бирәбез. Шулай ук татарча көрәш, ирекле көрәш күнекмәләрен дә өйрәтәчәкбез",-ди Рамис Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев