1 декабрь 2016 яңалыклары
-
1 декабрь 2016 - 12:10Әлки районында өй туйлары – ятимнәр өчен биш яңа йорт һәм капиталь ремонттан соң балалар бакчасы файдалануга тапшырылдыКөзнең соңгы көне районыбызда сөенечле вакыйгаларга бай булды. 30 ноябрьдә Базарлы Матакта ятимнәр өчен дәүләт программасы нигезендә төзелгән биш йорт файдалануга тапшырылды. Шулай ук район үзәгенең "Каенкай" балалар бакчасы капиталь ремонттан соң сабыйларны кабул итте. Берьюлы биш өй туе Өйле булуның яшь кеше өчен нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңлатып...
-
1 декабрь 2016 - 11:22Әниебез Гайфуллина Гөлнаһар Хатыйп кызының 2 декабрьдә 80 яшьлек олуг юбилееТатар Әхмәте авылында яшәүче әниебез Гайфуллина Гөлнаһар Хатыйп кызының 2 декабрьдә 80 яшьлек олуг юбилее. Кадерле әнкәебез! Сине зур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч картлык телибез сиңа. Һәр ата- сы таңың матур, якты, имин булсын. Без бөтенебез сиңа: "Яннарыңа очып кайтыр өчен, син исән бул,...
-
1 декабрь 2016 - 10:43Әлки районында күп фатирлы йортларда газдан хәвефсез файдалану таләпләренең үтәлешен тикшерделәрРайон янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре газ җиһазларының төзеклеген тикшерүгә юнәлтелгән рейдлар үткәрделәр. Тикшерүләр дәүләт торак күзәтчелеге, газ хезмәтләре белән берлектә оештырылды. Белгечләр күп фатирлы йортларны йөреп чыктылар, шулай ук социаль тармак объектларында булдылар. Рейдларда газ җиһазларының, төтен юллыкларының, вентиляция каналларының төзеклеге күзәтү астына алынды. Кешеләрнең газ приборларын файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен...
-
1 декабрь 2016 - 05:25Бүген хезмәттәшебез Гөлсинә Габделхәй кызы Вәлиева күркәм юбилеен билгеләп үтә1 декабрьдә хезмәттәшебез Гөлсинә Габделхәй кызы Вәлиева күркәм юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән кайнар котлап, иң матур һәм җылы теләкләребезне җиткерәбез. Гөлсинә Габделхәевнаның хезмәт урыны бер генә: 1977 елда Казан полиграфия училищесын тәмамлап район газетасына эшкә килгәннән бирле ул үзенең белемен, осталыгын район газетасын чыгаруга багышлады. Аның озын...
-
1 декабрь 2016 - 05:03Хезмәттәшебез Сәгъдиева Гөллия Заһретдин кызына бүген 55 яшь тулаХезмәттәшебез Сәгъдиева Гөллия Заһретдин кызына 1 декабрьдә 55 яшь тула. Оешмабызда ул техник хезмәткәр булып эшли, үз вазыйфаларын тырышып, җиренә җиткереп башкара. Хөрмәтле Гөллия Заһретдиновна! Сезне тормышыгыздагы бу истәлекле дата белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлек, гаиләгездә иминлек, бәхет, тигез тормыш телибез. Һәрчак шундый ачык йөзле, ягымлы, сөйкемле булып калыгыз....