Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Бүген хезмәттәшебез Гөлсинә Габделхәй кызы Вәлиева күркәм юбилеен билгеләп үтә

1 декабрьдә хезмәттәшебез Гөлсинә Габделхәй кызы Вәлиева күркәм юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән кайнар котлап, иң матур һәм җылы теләкләребезне җиткерәбез. Гөлсинә Габделхәевнаның хезмәт урыны бер генә: 1977 елда Казан полиграфия училищесын тәмамлап район газетасына эшкә килгәннән бирле ул үзенең белемен, осталыгын район газетасын чыгаруга багышлады. Аның озын...

1 декабрьдә хезмәттәшебез Гөлсинә Габделхәй кызы Вәлиева күркәм юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән кайнар котлап, иң матур һәм җылы теләкләребезне җиткерәбез.

Гөлсинә Габделхәевнаның хезмәт урыны бер генә: 1977 елда Казан полиграфия училищесын тәмамлап район газетасына эшкә килгәннән бирле ул үзенең белемен, осталыгын район газетасын чыгаруга багышлады. Аның озын хезмәт юлын тырышлык, җаваплылык, яңалыкка, белемнәрен тирәнәйтүгә омтылыш кебек матур сыйфатлары бизи. Шушы чорда берничә һөнәр үзләштереп, Гөлсинә ханым редакция өчен һәрчак бик кирәкле белгеч булды.

Хөрмәтле хезмәттәшебез, дустыбыз, сине бәйрәмең белән кабат котлыйбыз һәм нык исәнлек, озын гомер телибез. Һәрвакыт тиктормас та, бераз хыялый да булып кал. Гаиләңдә иминлек хөкем итеп, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың һәрчак сөендереп торсыннар. Теләкләрең тормышка ашсын, көннәрең гел аяз, якты булсын иде.

"Әлки хәбәрләре" редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев