Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2 декабрь 2016 яңалыклары

    • 2 декабрь 2016 - 12:02
      Әлки районында ноябрь аенда сигез пар гаилә корган
      Ноябрь аенда район гражданлык халәте актларын теркәү бүлегендә яңа туган алты бала исәпкә алынган. Узган айда 8 пар никахлашкан, 3 гаилә аерылышкан. Ә ел башыннан бирле яңа туган 135 бала теркәлгән, 79 гаилә төзелгән, 26 пар аерылышкан. Чагыштыру өчен: 2015 елның ноябрендә 16 бала туган, 6 туй булган, 2 гаилә...
      592
      0
      0
    • 2 декабрь 2016 - 11:59
      Әлки кызы – дөнья чемпионы
      26-28 ноябрьдә Казахстанның Астана шәһәрендә узган билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә безнең үсмерләр призлы урыннар яулады. Әлеге ярышларда 1999-2001 елларда туган малайлар һәм кызлар көч сынашты. Россия җыелма командасы составында безнең өч көрәшчебез - Базарлы Матактан Регина Нуретдинова, Раил Сәгыйров, Иске Тахталыдан Вероника Хәйруллина чыгыш ясадылар. Регина үз авырлыгында беренче...
      581
      0
      0
    • 2 декабрь 2016 - 11:06
      3 гыйнварда Базарлы Матакның Үзәк паркында бәйрәм була
      Яңа елны каршылау иң күңелле һәм иң озын бәйрәм. Алда безне 8 көнлек яллар көтә. Мәдәният хезмәткәрләре аларны кызыклы итү өчен әлкилеләргә төрле бәйрәм чаралары тәкъдим итәләр. 30-31 декабрьдә район мәдәният йортында, авыл клубларында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында Чыршы бәйрәмнәре узачак. Ә 1 гыйнварга каршы төндә һәм яңа...
      540
      0
      0
    • 2 декабрь 2016 - 10:45
      Алексей Савинов, полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе начальнигы, полиция капитаны: “Озаклап укырлык күп битле булсын иде”
      Аңлашыладыр, безнең хезмәт вакытны бик күп ала, ял сәгатьләре полиция хезмәтләренә сирәк эләгә. Шулай булса да, район газетасын өйгә яздырып алып, һәр санын укып барырга тырышам. Үземә охшаган темаларга язмалар эзлим. Мине район тарихы, биредән чыккан күренекле шәхесләр, ветераннар турында мәкалә-хикәяләр кызыксындыра. Спорт турындагы хәбәрләрне игътибарсыз калдырмыйм. Без үзебез дә...
      596
      0
      0
    • 2 декабрь 2016 - 07:29
      Әлки районы халкы да электрон хезмәтләрдән активрак файдалансын иде
      Халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү буенча Татарстан Россиядә беренче урынга чыкты. Республика халкының 65 проценты uslugi.tatarstan.ru порталыннан файдалана. Уңайлы һәм тиз электрон хезмәтләр халык арасында елдан-ел популярлык казана. Тик менә безнең Әлки районы электрон хезмәтләрдән бик аз файдаланучы муниципаль берәмлекләр рәтендә. "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр саны даими...
      519
      0
      0
    • 2 декабрь 2016 - 06:34
      Әлки районында ВИЧ-инфекцияле 17 кеше исәптә тора
      Бу арада "ВИЧ", "СПИД" сүзләре мәгълүмат чараларыннан төшми дә диярлек. Атна буе - 28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр ил күләмендә "Стоп ВИЧ/СПИД" акциясе үткәрелә. Ул Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган. ВИЧ проблемасына мондый зур игътибар бирелү очраклы түгел. Бүген ул дөньяда иң куркыныч вирусларның берсе дип санала. Бөтендөнья...
      826
      0
      0
    Реклама