Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексей Савинов, полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе начальнигы, полиция капитаны: “Озаклап укырлык күп битле булсын иде”

Аңлашыладыр, безнең хезмәт вакытны бик күп ала, ял сәгатьләре полиция хезмәтләренә сирәк эләгә. Шулай булса да, район газетасын өйгә яздырып алып, һәр санын укып барырга тырышам. Үземә охшаган темаларга язмалар эзлим. Мине район тарихы, биредән чыккан күренекле шәхесләр, ветераннар турында мәкалә-хикәяләр кызыксындыра. Спорт турындагы хәбәрләрне игътибарсыз калдырмыйм. Без үзебез дә...

Аңлашыладыр, безнең хезмәт вакытны бик күп ала, ял сәгатьләре полиция хезмәтләренә сирәк эләгә.

Шулай булса да, район газетасын өйгә яздырып алып, һәр санын укып барырга тырышам. Үземә охшаган темаларга язмалар эзлим. Мине район тарихы, биредән чыккан күренекле шәхесләр, ветераннар турында мәкалә-хикәяләр кызыксындыра. Спорт турындагы хәбәрләрне игътибарсыз калдырмыйм. Без үзебез дә редакция белән еш аралашып, хокук саклауга, закончалыкның үтәлешенә кагылышлы мәкаләләр белән газета битләрендә чыгыш ясыйбыз, әлкилеләрне караклык, мошенниклык куркынычы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нинди фаҗигаләр китереп чыгаруы турында кисәтергә тырышабыз. Газетада басылган һәр мәгълүмат, шул исәптән белдерүләрне дә халыкка кирәк дип саныйм.

Район газетасының бер "кимчелеген" дә әйтеп үтим әле. Бик кечкенә ул. Битләре күбрәк булсын иде. Шул чакта анда әлкилеләрнең шигырьләренә, кыска хикәяләренә, файдалы киңәшләргә, юморга да урын табылыр иде. Кичләрен кулга "Әлки хәбәрләре"нең үзе калын да, бәлки әле төсле дә булган өр-яңа санын алу тагын да күңеллерәк булыр иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев