9 декабрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында Ватан өчен башларын салган каһарманнарны искә алдылар
Әлки районы үзәгендәге балалар иҗат йортында бүген Ватан геройлары көненә багышланган зур чара булды. Анда мәктәп укучылары, яшьләр катнашты. Кичәгә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Әлки районы халкы үзенең батыр һәм эшчән ул-кызлары - 6 Советлар Союзы Герое, 5 Социалистик Хезмәт Герое...
-
Әлки районының Иске Салман авылында фермерлар гаиләсендә игезәк малайлар туды
2 декабрьдә Иске Салман авылында яшәүче Радик һәм Эльвира Насыйбуллиннарның игезәк малайлары дөньяга килде. Насыйбуллиннар - авылның эшчән һәм абруйлы гаиләсе. Алар гаилә фермасы тоталар. Быел 24 баш сөтбикәгә исәпләнгән, бик күп уңайлыклары булган яңа корпус өлгерттеләр. Ферма янында яшьләр программасы буенча яңа өй дә салып яталар. Радик белән Эльвираның...
-
Әлки районы: Геройлар көнендә волейбол ярышлары
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе Ватан геройлары көненә багышлап Базарлы Матакта гимназия һәм урта мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары оештырды. Ярышлар киеренке булды, чөнки ике мәктәпнең дә җиңүгә омтылышы бик зур иде. Нәтиҗәләр мондый: беренче урынны гимназия малайлары һәм урта мәктәп кызлары яулады. Икенче урыннарда, киресенчә, мәктәп кызлары һәм малайлары...
-
Әлки районы прокуратурасында быел бюджет өлкәсендәге коррупция белән бәйле ике җинаять эше кузгатылган
Коррупциянең җәмгыятькә китергән зарары әйтеп бетергесез. Беренче чиратта бу икътисадый зыян, чөнки биниһая зур суммалар дәүләт бюджетына кермичә уза һәм җәмәгать ихтыяҗларына файдаланыла алмый. Ришвәтчелек шулай ук җәмгыятьнең әхлак нигезләрен какшата. Гомумән, коррупция дәүләтнең алга таба үсешен тоткарлый. Әлеге яман күренеш һәм аңа каршы көрәш турында район прокуроры Руслан Гыйзәтов...